ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
18 декабрь 2024, 10:35

Туры төбә дә, төз ат!

17 декабрьдә урындагы ДОСААФ бүлегендә район мәктәпләре арасында пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды.

Туры төбә дә, төз ат!Туры төбә дә, төз ат!
Туры төбә дә, төз ат!


Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән урындагы ДОСААФ бүлеге җитәкчесе Ринат Раян улы Ризванов мөрәҗәгать итте. Ул һәммәсенә дә уңышлар, гадел көрәш һәм бердәмлек теләде.
Риф Ринат улы Шакиров, Руслан Марсель улы Гыйрфанов, Айдар Мәүлет улы Камалетдинов ярышларның шартларын аңлатты, корал белән эш иткәндә куркынычсызлык чараларын үтәү турында искәртте. Ярышларда 14 команда катнашты. Алар ике этаптан торды.
Барлык командалар да лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте.
Ярышларның баш хөкемдары Риф Ринат улы нәтиҗәләрне игълан итте.
Яңа Балтач урта мәктәбе укчылары беренче урынны алды, икенче урын – Имәнлекүл урта мәктәбе мәргәннәрендә, өченче урын – Рапат урта мәктәбендә.
Яшүсмерләр арасында шәхси зачетта:
Беренче урын– Данил Сафуановда (Яңа Балтач урта мәктәбе);
Икенче урын – Илмир Мусинда (Имәнлекул урта мәктәбе);
Өченче урын –Илназ Хановта( Яңа Балтач урта мәктәбе.
Шәхси зачетта кызлар арасында:
Беренче урын – Элина Исмакаевада (Имәнлекул урта мәктәбе);
Икенче урын – Олеся Камилҗановада (Тозлыкуш урта мәктәбе);
Өченче урын –Амелия Еникеевада, Иске Калмаш урта мәктәбе).
Җиңүчеләр кубоклар, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Ярышлар киеренке атмосферада узды: беренче минуттан алып соңгы атуга кадәр тирда дулкынлану хөкем сөрде. Барлык катнашучыларны да җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Туры төбә дә, төз ат!
Туры төбә дә, төз ат!
Туры төбә дә, төз ат!
Туры төбә дә, төз ат!
Туры төбә дә, төз ат!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас