ИГЕНЧЕ
+23 °С
Облачно
Новости
20 Декабря 2024, 10:25

Хәвефсезлекне тәэмин итү максаты белән

Яңа елның озайлы бәйрәм яллары алдыннан авыл биләмәләрендә гомер итүче имин булмаган, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр һәм гражданнарның яшәү-көнкүреш шартларын күзәтчелектә тоту буенча комиссия әгъзалары урыннарга чыгып, бу гаиләләрнең йортларында булды, профилактика әңгәмәләре үткәрде.

Хәвефсезлекне тәэмин итү максаты беләнХәвефсезлекне тәэмин итү максаты белән
Хәвефсезлекне тәэмин итү максаты белән

 Мондый чаралар аларда яшәүче балигъ булмаган балаларның яшәү, тәрбияләнү шартларын, медицина ярдәме белән тәэмин ителүен комплекслы тикшерү, гражданнар арасында асоциаль яшәү рәвешен профилактикалау, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләргә юл куймау максаты белән үткәрелә.
Комиссия рейдлары алдан төзелгән графикка ярашлы алып барыла. Без комиссия әгъзалары белән берлектә Үрнәк авыл биләмәсе җирлегенә караган авылларда булдык, аңа кадәр алар Иске Бәшир, Иске Калмаш, Юмаш авыл биләмәләрендә яшәүче гаиләләрнең тормыш шартлары белән танышты һәм хәвефсезлек мәсьәләләре буенча әңгәмәләште.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, опека һәм попечительлек секторының баш белгече Зирена Арсланова, “Гаилә” хезмәте җитәкчесе Ильвера Шәймөхәммәтова, Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, авыл биләмәсенең беренче категорияле белгече Миләүшә Садыйкова, Үрнәк һәм Аблай урта мәктәпләре директорлары, Үрнәк, Көсәкәй, Аблай авыллары фельдшерлары, “Газпром газораспределение – Уфа” җәмгыятенең райондагы филиалы, МЧС вәкилләре, участок уполномоченные катнашты.

Хәвефсезлекне тәэмин итү максаты белән
Хәвефсезлекне тәэмин итү максаты белән
Хәвефсезлекне тәэмин итү максаты белән
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас