ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
20 декабрь 2024, 12:40

Ныклы гаилә-көчле Русия

Юмаш урта мәктәбендә җан җылысы, мәхәббәт һәм бердәмлек бәйрәме үтте

Ныклы гаилә-көчле РусияНыклы гаилә-көчле Русия
Ныклы гаилә-көчле Русия

Юмаш урта мәктәбендә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елының йомгаклануына багышланган «Ныклы гаилә – көчле Русия» дип аталган чара узды. Чара Юмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илсөяр Фәүкать кызы Гарифуллинаның сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, һәр кеше тормышында гаиләнең әһәмиятен, шулай ук гаилә кыйммәтләрен саклау һәм арттыруның җәмгыять өчен мөһимлеген ассызыклады, илебездә бердәмлекне һәм намуслылыкны ныгытуда гаиләләрнең ролен билгеләп үтте. Чарага иҗади һәм тату Ивановлар, Сөнәгатуллиннар, Әнвәровлар һәм Садыйковлар гаиләләре чакырылган иде. Бу очрашуда аларның һәркайсы үз сәләтләрен күрсәтте. Катнашучы гаиләләр тамашачыларны шәҗәрәләре белән таныштырды, мавыгулары һәм кызыксынулары турында сөйләде. Алар шулай ук музыкаль номерлар: җырлар, биюләр һәм такмаклар әзерләгәннәр иде. Ахырда катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәктәп тормышында укучыларның һәм аларның ата-аналарының актив катнашуы гаилә традицияләренең тамырларын формалаштыра һәм саклый, ә балаларны лаеклы тәрбияләү-уңышлы хезмәттәшлекнең нигезе. Гаилә елын ябу – йомгак ясау гына түгел, ә шәхес формалаштыручы һәм киләчәк буыннарга кыйммәтләр тапшыручы гаилә институтының мөһимлеген искә төшерү дә ул. Кешенең уңышы, һичшиксез, аның иң якын кешеләренең беренче карашка сизелерлек булмаган көндәлек тырышлыгы, хезмәте, сабырлыгы һәм җаваплылыгы белән бәйле. Бу чара җан җылысы, мәхәббәт һәм бердәмлек бәйрәменә әверелде. Ул барыбызны да игелек эшләүне дәвам итәргә, бер-беребез турында кайгыртырга һәм яңа үрләргә омтылырга рухландырды.

Ныклы гаилә-көчле Русия
Ныклы гаилә-көчле Русия
Ныклы гаилә-көчле Русия
Ныклы гаилә-көчле Русия
Ныклы гаилә-көчле Русия
Ныклы гаилә-көчле Русия
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас