ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
20 декабрь 2024, 16:50

Олысы-кечесе өчен бәйрәм булды

Тылсымлы Яңа ел төне җитүгә санаулы көннәр генә калып бара.

Олысы-кечесе өчен бәйрәм булдыОлысы-кечесе өчен бәйрәм булды
Олысы-кечесе өчен бәйрәм булды

Районыбыз үзәге һәм авыл биләмәләре оешма-учреждениеләре инде бәйрәм төсе алып, төсле утлар белән балкый, бизәлгән чыршылар күз явын алып тора. 20 декабрь кичендә Чакмагышның Гаилә ялы паркындагы Яңа ел шәһәрчеге дә тирә-якка ямь өстәп, бар матурлыгында балкый башлады. Биредәге боз сыннары, төсле утлары белән җемелдәгән чыршы якынлашып килүче бәйрәм рухын бар тирә-юньгә тарата. Яңа ел шәһәрчеген ачу чарасы балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бик күңелле булды. Бу сәгатьләрдә паркка килүчеләрне Кыш Бабай белән Карсылу сәламләде, җыр-моңнар бүләк итеп, татлы күчтәнәчләр белән сыйлады.

Олысы-кечесе өчен бәйрәм булды
Олысы-кечесе өчен бәйрәм булды
Олысы-кечесе өчен бәйрәм булды
Олысы-кечесе өчен бәйрәм булды
Олысы-кечесе өчен бәйрәм булды
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас