ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
20 декабрь 2024, 04:05

Туган җирдә табып бәхетне

 Быел илебез бәйрәмнәре календарендә яңа дәүләт бәйрәме – Күпбалалы гаилә көне барлыкка килде.

Туган җирдә табып бәхетнеТуган җирдә табып бәхетне
Туган җирдә табып бәхетне

 Бәйрәмнең датасы очраклы сайланмаган. Нәкъ шушы көнне граф Алек сандр Медемны искә алалар, аның яшәү рәвеше, күпбалалы гаиләсе барлык буыннар өчен үрнәк булып торырлык. Илебез дә бу бәйрәмне булдыруның төп максаты– гаилә тормышы ның һәм әти-әниләрнең абруен үстерү, күпбалалы гаиләләр статусын ныгыту. Районыбызда күпләргә үрнәк булып, туган җирдә күркәм тормыш корып яшәгән, бала ларга лаеклы тәрбия биреп үстерергә омтылган гаиләләр күп. Район үзәгендә гомер итү че Камаловлар – нәкъ шундый матур яшь гаиләләрнең берсе. Бу гаиләнең барлыкка килү тарихы да нәкъ менә символик мәгънәгә ия булган чарадан – туйдан башлана. Егет ягыннан шаһит булган Түбән Каръяуды авылы егете Радик кунак булып килгән Митрә-Әюп кызы Иль мира белән тәүге тапкыр шун да күрешеп, таныша. Яшьләр әкренләп аралаша, сөйләшә Туган җирдә табып бәхетне 21 декабрь – Күпбалалы гаилә көне башлый. Дүрт ел дуслашып, очрашып йөргәннән соң үзлә ре дә гаилә корырга вәгъдә бирешәләр. Ул вакытта Ильми ра Уфада җәмәгать туклануы оешмасында технолог булып эшли, Радик авыл хуҗалыгы уни верситетын тәмамлаганнан соң Себер ягында хезмәт бүлеге җитәкчесе булып эшли. 2012 елда гаилә коргач, яшьләр ту ган районыбызга кайтып төплә нергә карар итә. Тәүдә дүрт ел гаилә башлыгының әти-әниләре белән бергә яшиләр. Кавышып бер ел үткәннән соң, гаиләгә, бар нәселгә шатлык өстәп, ул лары Камил туа, аңа ике яшь тулгач, иптәшкә сеңлесе Лан дышны алып кайталар. Янә өч елдан абый-апасының яраткан сеңелләре Дилә дөньяга килә. “Каръяудыда әти-әни белән шундый әйбәт, дус-тату, бердәм булып яшәдек. Әле дә Радик эштә булганда алар да, әнием дә бик ярдәм итә, әтием хәзер арабыз да юк инде. Без барыбыз да әти-әниләргә бик рәхмәтле без”, – ди Ильмира. Яшьләр район үзәгендә күр кәм йорт салып кереп, үз дөнья- ларын булдырып, матур тор мышлары белән әти-әниләрен, туганнарын сөендереп яшиләр. Дөньяларын үрнәкле алып ба рып, балаларына күркәм тәр бия бирергә омтылалар. Әйт кәндәй. хәзер инде Чакмагыш береннче урта мәктәбенең би- шенче сыйныфында укыган Ка мил да, дүртенче сыйныфта бе лем алган Ландыш та якынна рын яхшы билгеләргә укулары, җәмәгать тормышында актив булулары белән барлык якын нарының горурлыгы булып то ралар. Алар районыбызда гына түгел, республика күләмендә үткән төрле иҗади конкурслар да актив катнашып, призлы урыннар һәм Гран-прилар яу- лыйлар. Бигрәк тә төрле мате риаллардан – кәгазьдән, пласти- линнан кул эшләнмәләре ясар га ярата алар. Алай гына да түгел, Камил шахмат, футбол кебек спорт төрләрен дә үз итә, Балалар-үсмерләр спорт мәк тәбендә шөгыльләнә. Ландыш исә Балалар иҗат үзәгендәге бию, бәйләү түгәрәкләренә бик яратып йөри. Әти-әниләре аларның шушы яраткан шө гыльләрен һәръяклап хуплап, ярдәм итеп торалар, барлык мөмкинлекләрне булдыра лар. Ә инде алмаз мозаикадан картиналар рәсем-картиналар эшләү – барлык гаилә әгъзала рының иң яраткан шөгыле. Сә- ламәтлеге торышы буенча мөм кинлекләре бераз чиклерәк булса да, Дилә дә абыйсы белән апасыннан калышмаска тыры ша. Әлегә мәктәптә яшенә җит мәсә дә, барлык хәрефләрне дә таный, укый да белә. Үз хуҗалыклары белән яшәгән Камаловларның бакчаларында җәйге айларда мул уңыш үсә. Бакча җиләк-җимешләрен, яшелчәләрне эшкәртеп, бер гәләп кышкылыкка ризыклар әзерлиләр. Бу эштә дә балалар зур ярдәмчеләрем, ди әниләре горуланып. Әйткәндәй, ул үзе төрле-төрле аш-су әзерләргә дә оста. Кирәк булганда зур табыннарга ризыклар әзерлә шергә дә ярдәмләшәм, дип сөй ләде әңгәмәбез барышында. Күмәкләп хуҗалык эшләрен башкаргач, бергәләп табигать кочагына ял итәргә дә чыгалар. Менә шулай көндәлек тырыш хезмәт белән өч йөрәк парә ләренә күркәм тәрбия биреп, кечкенәдән эш сөяргә өйрәтеп, туган ягыбызда күркәм тормыш та яшәүнең зур бәхет булуын үз үрнәкләрендә раслап яши районыбызның өлгеле яшьләре Ильмира Илфир кызы һәм Ра дик Фирдәвис улы Камаловлар. “Барыбызга да исәнлектә, сау- лыкта яшәргә язсын. Дөньябыз тыныч булып, балаларыбызга, барлык балаларга бәхетле бу лып, имин илдә, матур дөньяда үсәргә насыйп булсын”, – ди алар.

Туган җирдә табып бәхетне
Туган җирдә табып бәхетне
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас