ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
23 декабрь 2024, 07:40

Балаларга яңа ел могҗизасы бүләк иттеләр

“4 яхшы эшләр сезоны” грант проектының икенче “Кыш” сезоны мәдәният өлкәсендәге инициативаларын тормышка ашыру чикләрендә Гаилә хезмәтендә сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды.

Балаларга яңа ел могҗизасы бүләк иттеләрБалаларга яңа ел могҗизасы бүләк иттеләр
Балаларга яңа ел могҗизасы бүләк иттеләр

Иң тәүдә биредә җыелучы кызлар һәм малайлар Яңа ел чыршысы уенчыгы ясау буенча осталык дәресендә катнашып, иҗат дөньясына чумды. Аларга бу эштә Гаилә хезмәте белгечләре һәм волонтерлар ярдәм итте. Әзер түгәрәк агач кисәкләренә алар төрле Яңа ел рәсемнәре ясап, аларны төсле буяулар белән буяп, җаннары теләгәнчә бизәде һәм элгеч такты. Уенчыкларны үтә күренмәле пакетларга салып, төсле тасма белән бәйләп куйгач, менә дигән матур Яңа ел бүләге килеп чыкты. Үз куллары белән ясаган чыршы уенчыкларын тотып бергәләп истәлеккә фотосурәткә төшкәннән соң һәммәсе дә түргә – Яңа ел тамашасы узачак бүлмәгә узды. Биредә алар бәйрәмчә бизәлгән чагу, күзләр камашырлык залга үтеп, сихри, могҗизалы бәйрәм мохитенә чумды. Волонтер кызлар һәм егетләр Гаилә хезмәте белгечләре белән бергәләп сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга искиткеч матур, онытылмаслык бәйрәм тамашасы бүләк иттеләр. Яңа ел – ул әкияти, могҗизалар чоры. Һәр бала Кыш бабай белән Карсылуны, әкият геройларын һәм, әлбәттә, Яңа ел бүләге көтә. Бәйрәм башлануга алып баручылар, Кыш бабай, Карсылу, Убырлы карчыклар, Кащей, ел символы – Елан балаларны тылсымлы әкият дөньясына алып кереп китте. Кызлар һәм малайлар әкият персонажлары белән очрашуларына ихлас сөенде, алар белән бергәләп чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнеп, җырлады-биеде, күңелле уеннарда катнашты һәм сәләтләрен күрсәтте. Бәйрәмдә катнашучылар өчен бүләкләр дә мул өләшелде. Бәйрәм барышында онытылмаслык хис-кичерешләр туплаган балалар бу чараның дәвамлы булуын теләсә, сабыйларының күңелләрен күргән өчен әти-әниләр оештыручыларга ихлас рәхмәт җиткереп калды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас