+28 °С
Болытлы
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев кечкенә кунакларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде.
Һәр балага татлы Яңа ел бүләге тапшырылды.
Бәйрәм Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре куйган Яңа ел спектакле белән дәвам итте.
Оештыручылар сүзләренчә, бу бәйрәм балалар өчен генә түгел, ә махсус операциядә катнашучыларның якын туганнары, әниләре һәм тормыш иптәшләре өчен дә мөһим. Монда алар аралаша, бер-берсеннән бик зур терәк тоя ала.