Халык иркен һәм мәнфәгатьләрен яклап, Конституция дәүләтчелегебезне ныгытуга, җәмәгатьчелек корылышын тотрыклы итүгә, гражданлык җәмгыятен үстерүгә, күпмилләтле халкыбызның хокукларын һәм иркен тәэмин итүгә хезмәт итә. Шушы истәлекле бәйрәм уңаеннан район мәдәният йортының киңәшмәләр залында районыбыз тормышында аеруча яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп эшләгән һәм бүгенге көндә хаклы ялда булган якташларыбызны бүләкләү тантанасы үтте. Аларның барысы да – безнең кече һәм бөек Ватаныбызның чын патриотлары, алар фидакарь хезмәтләре белән районыбызның, республикабызның, илебезнең киләчәге чәчәк атуга аеруча зур өлеш керткән һәм кертәчәк кешеләр. Аларның зур тырышлыклары, районыбызның киләчәгенә зур өлеш кертүләре олы рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән аларның тырышлыклары лаеклы бәһаланды.
Бу көн яшьләре тулып төп документын – паспорт алучыларга аеруча истәлекле булды. Алар районда зур уңышлар, хөрмәт яулаган кешеләр белән берлектә гомерлек документларын алырга килде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев бүләкләнүчеләрне тәбрикләп, иң ихлас, матур теләкләрен җиткерде.
Бу хакта тулырак киләсе санда таныша аласыз.