ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
25 декабрь 2024, 07:20

Йомгак ясалды, бурычлар куелды

24 декабрьдә Башкортстан Республикасы Чакмагыш авыл биләмәсе Советының тугызынчы утырышы үтте. 

Йомгак ясалды, бурычлар куелдыЙомгак ясалды, бурычлар куелды
Йомгак ясалды, бурычлар куелды

Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов, муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм эшкуарлык бүлеге начальнигы Рима Рим кызы Рәхимова, депутатлар, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Чараны Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов алып барды.
Көн тәртибенә тикшерүгә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды.
1.Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсенең агымдагы финанс елының узган чорында социаль-икътисадый үсеше йомгаклары.
2. 2025 - 2027 елларга Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсен социаль-икътисадый үстерү планы.
3. 2025 - 2027 елларга Башкортостан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе бюджеты турында.
4. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының җирле үзидарә органнары һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе арасында муниципаль район вәкаләтләренең бер өлешен авыл җирлегенә тапшыру турында килешүне раслау турында.
5. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының җирле үзидарә органнары һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе арасында авыл җирлеге вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыруны муниципаль районының җирле үзидарә органнарына тапшыру турында килешүне раслау турында.
6. 2025 елга Башкортостан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе Советының эш планы турында.
7. 2025 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Чакмагыш авыл биләмәсенең Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуы турында .
Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов 2024 елда Чакмагыш авыл биләмәсенең эшчәнлеге һәм районыбызның социаль-икътисади үсеше йомгаклары белән таныштырды. Башкарылганнарны барлау белән беррәттән ул агымдагы һәм киләсе елларга алда торган бурычларда тукталды, һәммәсен дә берлектә нәтиҗәле эшчәнлекне дәвам итәргә чакырды. Артабан көн тәртибендәге мәсьәләләр каралды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев йомгаклау сүзе белән чыгыш ясап, Чакмагыш авыл биләмәсендәге эшчәнлекне мактап телгә алды һәм киләчәктә дә халык белән берлектә биредәге барлык мәсьәләләрне хәл итүдә зур уңышларга ирешүләрен теләде.
Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов бер төркем җитәкчегә авыл биләмәсе территориясен төзекләндерүдә актив катнашкан һәм ярдәм иткән өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
Лаеклы бүләккә Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов (Чакмагыш беренче урта мәктәбе), Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова (Чакмагыш гимназиясе), Рөстәм Фәвис улы Шәехов (Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе), Дамир Рифкать улы Нургалиев (“Башкерамикс”), Марат Тәлгать улы Мусин (“Башкиравтодор”), Рамил Камил улы Агиев (“Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы”), Фән Зөфәр улы Големов (Чакмагыш су белән тәэмин итү предприятиесе), Айнур Илдар улы Кинзин (Чакмагыш электр челтәрләре), Ранис Рәмзил улы Мәгалимов (“Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы) ия булды.

Йомгак ясалды, бурычлар куелды
Йомгак ясалды, бурычлар куелды
Йомгак ясалды, бурычлар куелды
Йомгак ясалды, бурычлар куелды
Йомгак ясалды, бурычлар куелды
Йомгак ясалды, бурычлар куелды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас