Биредә эшләүче китапханәчеләр балаларга бар күңелен биреп, йөрәк җылысын өләшеп, җиңел аралашырга, рухи яктан көчле булырга, позитив үсеш алырга мөмкинлек бирә. Һәм аларның тырыш, мәрхәмәтле эшчәнлекләренең лаеклы бәһа алуы куандыра. Әйтик, алдагы елда алар Башкортстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан республикабызда инвалидларны социомәдәни тернәкләндерүдә актив катнашулары өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнсә, былтыр, 2024 елда да китапханә сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыруда актив катнашканы өчен Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәте белән билгеләп үтелде.
Күркәм традиция буенча, һәммәбезнең дә яраткан һәм көтеп алган Яңа ел бәйрәме алдыннан Чакмагыш балалар модельле китапханәсендә “Изгелек территориясе” белән берлектә сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Кышкы мажаралар” дип исемләнгән конкурс-уен программасы оештырылды. Биредә әти-әниләре белән бергәләп җыелган балалар сихри, маҗаралы, тылсымлы Яңа ел әкияте дөньясына мавыктырылды. Бәйрәм тамашасы башланыр алдыннан китапханә директоры Алсу Радик кызы Гәрәева һәммәсен дә Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп, иң ихлас теләкләрен җиткерде. Артабан Яңа ел чарасында катнашучылар әкият геройлары ролендәге китапханәчеләр Кыш бабай (Илмира Шәфыйкова), Карсылу (Гөлнара Китапова), Кикимора (Илмира Шәйфыйкова), Леший (Эльза Ямалетдинова) белән бергәләп кышкы сәяхәткә юлландылар. Әкият геройлары, һәрвакыттагыча, чын артистларча рольләргә кереп чыгыш ясап, яшь тамашачыларның күңелен әсир итте. Балалар алар белән үзләрен иркен тотты, рәхәтләнеп кызыклы уен-конкурсларда катнашты, табышмаклар чиште, викториналар сорауларына җаваплар бирделәр, җитезлек һәм зирәклек буенча биремнәр үтәделәр. Бәйрәм дәвамында биредә әкияти тылсым мохите, шат елмаю һәм көлү авазлары тынмады. Кызлар һәм малайлар әти-әниләре белән бергәләп рәхәтләнеп күңел ачты, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнде, кем нинди сәләткә ия булуын күрсәтте һәм татлы Яңа ел бүләкләренә ия булды.
Район үзәгендә игелекле гомер итүче яшь Хафизовлар гаиләсе әлеге бәйрәмнең иганәчесе булып, анда катнашучы балаларны бүләкләр белән сөендерде. Әйткәндәй, мәрхәмәтле күңелле райондашларыбыз – Руслан Рәшит улы белән Ирина Вил кызы үзләре дә өч бала ата-анасы. Аларның районыбызда бик күп гаиләләргә ярдәм итүе, сабыйларга шатлык-сөенеч бүләк итүе – олы ихтирамга лаеклы зур саваплы эш. “Изгелек территориясе” оешмасы хезмәткәре Зәбидә Ягъфәр кызы Сираева да бәйрәмдә катнашучыларның барысын да Яңа ел белән котлап, матур теләкләр теләде һәм балаларны Яңа ел бүләкләре белән куандыручы Хафизовлар гаиләсенә һәм тылсымлы бәйрәм бүләк итүче мәрхәмәтле күңелле китапханәчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйрәм тәмамланганнан соң да балалар әлеге сихри, җылы мохиттән таралышырга теләмәде. Әти-әниләр дә сабыйлары өчен чагу, матур һәм бик күңелле бәйрәм оештыручыларга изге теләкләрдә калды.