ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
26 декабрь 2024, 10:40

Сәламәт маллар – уңыш нигезе

Муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында терлекчелек буенча йомгаклау район семинар-киңәшмәсе узды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклары, зоотехник-селекционерлары, баш ветеринар табиблары катнашты.

Сәламәт маллар – уңыш нигезеСәламәт маллар – уңыш нигезе
Сәламәт маллар – уңыш нигезе


Эшчәнлеккә якынча йомгаклар ясалды, 2025 елга бурычлар куелды, игътибарны терлекчелекне санлы идарә ысулы белән үстерүгә, яңа программаларны гамәлгә кертүгә юнәлттеләр.
Чараны муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов ачты һәм алып барды.
Иң тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев терлекчелек тармагын артабан үстерү буенча киңәш- тәкъдимнәрен җиткерде.
Артабан узган 11 айда терлекчелек тармагындагы эшчәнлек йомгаклары белән авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Ильяс Илшат улы Йосыпов таныштырды, эшлекле киңәш-тәкъдимнәр җиткерде, уңай яклар белән бергә игътибарны көчәйтү таләп ителгән юнәлешләрне дә барлады һәм тере акча кертүче терлекчелек тармагына игътибарның һәрчак зур булырга тиешлеген дәлилләде.
Сөт һәм ит җитештерү күрсәткечләре узган елга караганда югарырак. 11 айда 80 мең тоннадан артык сөт һәм 4 мең тоннадан артык ит җитештерелгән. Бүгенге көндә тәүлегенә 225 тонна сөт савыла – без республикада бу юнәлештә алдынгылыкны кулдан ычкындырмыйбыз. «Герой» авыл хуҗалыгы кооперативы, җаваплылыгы чикләнгән «Базы» авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыяте”, җаваплылыгы чикләнгән «Байбулат» җәмгыяте – алдынгылар рәтендә.
“Әмма бу юнәлештә эшчәнлекне арттырасы хуҗалыклар бар әле. Сөткә бәя арта, шуңа күрә барлык резервларны да авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру өчен кулланачакбыз. Тармакның тәҗрибәле җитәкчеләре һәм хезмәт сөючән хезмәткәрләре ярдәмендә Яңа елда без тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешәчәкбез, дип ышанам”, – диде район җитәкчесе.
Семинарда катнашучылар биредә күзәтелгән уңай үзгәрешләр белән таныштылар, эшкә карашны төптән үзгәртү, мал азыгын баланслап бирү, хезмәткәрләр өчен тиешле шартлар тудыру, малларга яхшы тәрбия бирү аркасында савым күрсәткечләренең шактый яхшыра төшүе, яшь үрчем өчен тудырылган шартлар барысында да яхшы тәэссоратлар гына калдырды.
Район ветеринария станциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалеев яшь үрчем өчен нинди шартлар тудырылырга тиешлеген, чирләргә каршы дезинфекцияләү үткәрү мөһимлеген билгеләп үтте. Хакимият башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов бөтен күзәтелгәннәргә бәһа бирде, мал кышлатуны артабан да продуктлылыкны арттыра барып дәвам итәргә чакырды.
Авыл хуҗалыгы малларын тукландыру, төрле чирләрдән саклап үстерү, терлекчелек эшчәнлеген техник җиһазлау мөһимлеге белән таныштырды, киңәш-тәкъдимнәр бирде, эшлекле хезмәттәшлеккә чакырды.
Семинар эшлекле шартларда үтте. Иң җаваплы чор – малларны имин кышлатуны баш санын саклап калу, төрле чирләргә юл куймау һәм продуктлылыкны арттыра бару белән үткәреп җибәрүгә уртага салып тикшерелгән мәсъәләләрнең ярдәме, һичшиксез, зур булыр, дип өметләнәбез.

Сәламәт маллар – уңыш нигезе
Сәламәт маллар – уңыш нигезе
Сәламәт маллар – уңыш нигезе
Сәламәт маллар – уңыш нигезе
Сәламәт маллар – уңыш нигезе
Сәламәт маллар – уңыш нигезе
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас