ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
26 Декабря 2024, 09:15

Узып баручы ел сезнең өчен нинди булды?

Яңа 2025 ел ишек какканда гадәттә без һәркайсыбыз үзенә күрә исәп-хисап, узганына йомгак ясыйбыз. Узып баручы ел сезнең өчен кайсы ягы белән үзенчәлекле булды, ниләр белән истә калды? Райондашларыбыз хәтеренә ул нинди булып кереп калды икән?

Узып баручы  ел сезнең өчен нинди булды?Узып баручы  ел сезнең өчен нинди булды?
Узып баручы ел сезнең өчен нинди булды?
 
 
– Рәсимә Ильясова, пенсионер:
 – Минем өчен 2024 ел иҗади уңышларга бай булды. Дөньякүләм әдәби марафон финалисты, Әниләр марафоны финалисты Дипломнары белән бүләкләндем. Хәйретдин Мөҗәй исемендәге әдәби марафонда беренче урын яуладым, Факия Тугызбаева исемендәге республика балалар өчен язган әсәрләр бәйгесендә икенче урын, 30 мең сум акчалата премия алдым. “Тулпар” журналының шигърият буенча “Ел лауреаты” исеменә лаек булдым. Балалар өчен язган шигырьләрем Башкортстан Язучылар берлеге утырышында тикшерелеп, Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятына бастырырга бирелде. 
 
– Илсур Саматов, Чакмагыш беренче урта мәктәбе укытучысы:
– 2024 ел ахырына якынлаша һәм бу артка борылып карарга һәм йомгаклар ясарга менә дигән сәбәп. Мин ышанам, рефлексия – шәхси һәм һөнәри үсешнең мөһим өлеше. Ул артка борылып карарга, уңышларыңны танырга, аларга шатланырга һәм үзеңә: «Мин молодец!» – дип әйтергә ярдәмләшә. Ә тагын башкаларны үз казанышларын күрергә һәм бәһаларга рухландырырга. Бу ел миңа нәрсә китерде соң?
  2024 – укытучы һөнәрендә 6 нчы елым. Мин рәсми рәвештә 2018 елда укыта башладым, ә рәсми булмаган рәвештә – балачактан. Шуннан бирле мин студент чагымда ук төрле мәктәпләрдә эшләп өлгердем, шулай ук югары уку йортында магистратурада укыган вакытта балаларны сәламәтләндерү лагерьларында вожатый булып эшли башладым, хәзер исә өлкән вожатый (тәрбияче) буларак дәвам итәм. 2022 елдан башлап укытучылык эшчәнлегемне директорның тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча  киңәшчесе вазыйфасында тулыландырдым. Әлеге эшчәнлек төрләренең һәркайсы мөһим, чөнки мин үсеп килүче буынны тәрбияләүдә актив катнашам.
2024 –  чагу укучылар елы. 2023 елның сентябреннән мин Чакмагыш беренче урта мәктәбенә күчтем, анда ачык, талантлы һәм максатчан балалар күп. Мин искиткеч яшүсмерләр һәм илһамландыручы өлкәннәр белән эшләдем. Аларның һәркайсы мине ниндидер яңалыкка өйрәтте һәм мин аларның нәтиҗәләре белән горурланам.
2024 – минем яңа волонтерлык эшчәнлегем елы. 2019 елдан  "ДДД.  Делай Добро Даром" волонтерлык хәрәкәте җитәкчесемен. Ә бу эшчәнлекне без   Рәҗәп авылындагы кечкенә генә мәктәптә башлап җибәрдек. Хәзер исә сафларыбызны яңа талантлар белән тулыландырдык. Район үзәгендә эшләү яңа чикләр һәм мөмкинлекләр ачты. Минем тәрбияләнүчеләрем исә волонтерлык эшчәнлеге өлкәсендә грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән аерылып тордылар.
 2024  – яңа инициативалар елы.  Мин шулай ук Чакмагыш беренче урта мәктәбенең "Беренчеләр хәрәкәте"нең беренчел бүлеге кураторы. Әлеге хәрәкәтнең активы белән республика конкурсларында, чараларында актив катнашып призерлар булдык, ә иң зур казаныш  –  грант конкурсында җиңү. 2024 елның  минем өчен   үтә мөһимен билгеләп үтәсе килә: Гаилә елы минем тормышыма кечкенә могҗиза бүләк итте  – мин икенче тапкыр әти булдым. Безнең иң мөһим, иң зур  байлыгыбыз – гаилә. Бу – безне хуплый, безгә ышана һәм яңа биеклекләрне яулауга илһамландыра торган якын кешеләребез. Бу ел миңа үз эшемә мәхәббәт һәм даими үсешнең могҗизалар эшләргә сәләтле булуын күрсәтте.
 
– Илсөяр Габдрахманова, район мәдәният йорты директоры урынбасары:
 – 2024 елда минем өчен шатлыклар да, үзәк өзгеч кайгылар да күп булды. Иң мөһиме – якыннарым, әти-әниләрем, тормыш иптәшем, балаларымның исән-сау, таза булулары зур куаныч. Яраткан эшемдә яңа үрләргә мендем, бу – минем өчен зур үсеш.
 –  Элина Хафизова, 1 курс студенты, Чакмагыш кызы:
  – 2024 ел минем өчен шатлыклы да, дулкынландыргыч та мизгелләргә, онытылмаслык тәэссоратларга бай ел булды. Быел мин Чакмагыш гимназиясенең 11А сыйныфын уңышлы тәмамлап, үзем теләгән югары уку йортына укырга кердем. Ә аңа кадәр күпме  БДИга әзерләнүнең йокысыз төннәре, дулкынландыргыч көннәре артта калды. 5нче сыйныфтан алып  стоматолог булырга хыялландым. Һәм, ниһаять, бу зур теләгем тормышка ашты – бүгенге көндә мин БДМУ студенты, булачак табиб-стаматолог! Биредә уку миңа бик ошый, монда мин күп дуслар таптым. 
 
 
– Данияр Макулов, Чакмагыш гимназиясенең 6Г сыйныфы укучысы: 
–  2024 ел минем  өчен истә калырлык булдымы? Һичшиксез, әйе! Мин быел беренче тапкыр Мәскәүдә булдым. Анда без бию ансамбле белән конкурска бардык. Үз күзләрең белән Кремльне, Мәскәү-ситины күрү, Воробьев тауларында йөрү минем өчен бик истәлекле булды! Ә быел мин шулай ук балык кармаклау, гитара чиртү һәм баскетбол белән мавыга башладым, анда яхшы нәтиҗәләр күрсәтәм. Безнең баскетбол командасы ярышларда беренче урыннарны яулады һәм 2025 елда безгә республика ярышларында көрәшергә туры киләчәк. 2025 елда мин үземә ныклы сәламәтлек һәм ирешелгән җиңүләрдә  тукталып калмавымны телим. Барлык райондашларыбызны да җитеп килгән Яңа 2025 ел белән котлыйм!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас