Республиканың Транспорт министрлыгында хәбәр итүләренчә, быел ремонт, реконструкция, юллар һәм күперләр төзелешенә республиканың Юл фондыннан 38,6 млрд сум акча юнәлтелгән. Шуның 4,1 млрд сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. "Безнең төп бурыч - төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге юллар буенча хәрәкәт иткәндә Башкортстан халкы өчен хәвефсезлек һәм уңайлылык тәэмин итү", - диде брингфигта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Любовь Минакова. Шул ук вакытта төбәктә терәк челтәренә керә торган юлларга аерым игътибар бирелә. Әйтик, 2024 елда гына да 60 килрметрдан артык шундый юл норматив хәлгә китерелгән. "Туристлык объектларына бара торган трассаларны ремонтлыйбыз. Гомумән алганда, быел республикада гомум озынлыгы 72 км булган алты юл участогына ремонт ясалган. Алар арасында Уфа — Инҗәр — Белорет, Благовещен — Павловка, Уфа — Охлебинино, Стәрлетамак — Белорет — Магнитогорск, Уфа — Иглин — Красная Горка — Павловка, Стәрлетамак — Раевка юллары бар", – дип санап китте транспорт министры. Көнчыгыш чыгу юлын төзү мәсьәләсе дистәләрчә еллар буена үз чишелешен көтте. Республика Башлыгы Радий Хәбировның күрсәтмләрен тормышка ашыру нәтиҗәсендә, ул куллануга тапшырылды. "Соңгы еллар – республикабызда юл төзелешендә моңарчы күрелмәгән чор, бу чыннан да шулай. Без күптән түгел генә зур трасса – Башкортстан үзәген төньяк-көнчыгыш авыл төбәкләре белән тоташтыручы 60 километр озынлыктагы яңа юлларны сафка бастырдык. Берничә ай элек Көнчыгыш чыгу юлын куллануга тапшырдык, бу – катлаулы инженерлык проекты", – диде ул хакта Радий Хәбиров. Чакмагыш районында да бу юлларны төзекләндерү юнәлешендә күләмле эшләр башкарылды. «2024 елда төбәк, муниципальара һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын төзекләндерү эшләре башкарылды, Кушнаренко-Чакмагыш-Бакалы автомобиль юлында өске асфальт-бетон өслекләрне ремонтлау эшләре тәмамланды. Чишмә-Языково-Чакмагыш автомобиль юлында капиталь ремонт дәвам итә. 2025 елда юл ремонтлау участокларында эшләрне тәмамлау планлаштырыла, шулай ук Чакмыыш-Дүртөйле автомобиль юлы участогында ремонт ясалачак, Кушнаренко-Чакмагыш-Бакалы автомобиль юлы ремонтланачак», – ди «Башкиравтодор» җәмгыятенең райондагы идарәсе начальнигы Марат Тәлгать улы Мусин. Әйтеп үтәргә кирәк, күптән түгел капиталь ремонттан соң 4 километр озынлыктагы Бәшир авыл биләмәсенең төп автомобиль юлларының берсе, шул исәптән авыл эчендәгесе файдалануга тапшырылды. Агымдагы елда Ташкалмаш авылына керү юлын реконструкцияләү, тышкы газүткәргечләр кору, тузган күпер корылмасын алыштыру, юл билгеләре кую, тротуарлар кору, юл билгеләре салу күләмле эшләре башкарылды. Юлны төзекләндерү буенча күләмле эшләр киләсе елда да дәвам итәр дип ышанабыз.