ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
27 декабрь 2024, 10:15

Өлкәннәр өчен Яңа ел тамашасы

Яңа ел – балалар һәм өлкәннәр өчен дә шатлыклы, көтеп алынган күңелле бәйрәм. Район мәдәният йортында өлкәннәр өчен “Могҗизалар көткәндә” дип исемләнгән Яңа ел кичәсе үткәрелде.

Өлкәннәр өчен Яңа ел тамашасыӨлкәннәр өчен Яңа ел тамашасы
Өлкәннәр өчен Яңа ел тамашасы

Аны халык исемен йөреткән, күп конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулаган “Идел” ветераннар халык уен кораллары ансамбле чыгышы ачып җибәрде. Район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев биредә җыелучыларны сәламләп, бәйрәм белән котлады. Чыгышында ул районыбызның төрле тармаклардагы казанышлары, үсешенә кыскача тукталып үтте һәм райондашларыбызның махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга күрсәткән ярдәмен билгеләп, рәхмәт белдерде. Район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева да барлык тамашачыларны Яңа ел белән тәбрикләп, ихлас теләкләрен җиткерде. “Яңа ел безнең барчабызга да җан тынычлыгы, матур уңыш-казанышлар алып килсен. Дөньяда тынычлык урнашсын. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа 2025 ел белән чын күңелдән котлыйм!” – диде ул. Яшебезгә карамый, һәркем Яңа елга зур өметләр багълый, бу бәйрәмне балалардай ярата, үз итә, чын йөрәктән көтеп ала. Бәйрәм җыр-моңсыз, дәртле биюләрсез булмый, әлбәттә. Кичә дәвамында залда җыр-моң, нәфис сүз яңгырады, төрле биюләр башкарылды. Рәфил Әрдәширов, Зөһрә Хәйдәршина, Урал Шәяхмәтов, “Березка” ансамбле, Рәвис Сабитов, Лилия Муллагалиева, Карсылу (Гөлнара Шәймиева) һәм башкалар башкаруында моңлы җырлар, гармун, тальянчылар, гимнаст кызларның чыгышлары, дәртле биюләләр өлкән яшьтәге тамашачыларыбызның күңеленә хуш килде, бәйрәм кәефе тудырды. Нинди Яңа ел бәйрәме Кыш бабайсыз һәм Карсылусыз үтсен инде? Әлеге бәйрәмнең төп кунаклары – Кыш бабай (Рәвис Сабитов) белән Карсылу да (Гөлнара Шәймиева) залда утыручылар янына килеп, һәммәсенә дә изге теләкләрен ирештерде. Карсылу тамашачыларга Яңа ел бүләге – бик матур җыр да бүләк итте. Бәйрәм хаклы ялдагы апа-абыйларга бары тик якты, уңай эмоцияләр китерде һәм Яңа елны якынайтты, тылсымга, могҗизага ышанычны югалтмаска, уй-хыялларның, теләкләрнең тормышка ашуына өметне югалтмаска өндәде.

Өлкәннәр өчен Яңа ел тамашасы
Өлкәннәр өчен Яңа ел тамашасы
Өлкәннәр өчен Яңа ел тамашасы
Өлкәннәр өчен Яңа ел тамашасы
Өлкәннәр өчен Яңа ел тамашасы
Өлкәннәр өчен Яңа ел тамашасы
Өлкәннәр өчен Яңа ел тамашасы
Өлкәннәр өчен Яңа ел тамашасы
Өлкәннәр өчен Яңа ел тамашасы
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас