Тантаналы чараны Луиза Фрит кызы Ишморатова ачты һәм алып барды. Илүс Низам улы һәм Зилара Рәис кызы Низамовлар, Фәһим Зиннур улы һәм Фәйрүза Фәнит кызы Нуруллиннар, Ринат Әбүләис улы һәм Зилә Әсләм кызы Камалиевлар, Ранис Нурхәниф улы һәм Рима Тимерҗан кызы Баяновлар алтын туйларын үткәрсә, Рамил Мисбах улы һәм Рәзифә Мәрдәмша кызы Галиевлар 60 ел бер җан булып матур гомер кичереп, бриллиант туйларын билгеләде. Аларның бергә иңгә-иң куеп гомер итүләренә шактый еллар узып киткән. Бергә үтелгән биш, алты дистә ел эчендә никадәр сынаулар, каршылыклар, шатлыклы һәм борчылу мизгелләр булгандыр?! Табышканнар, яратып кавышканнар, тырыш хезмәтләре белән гаилә йөген тартып тормыш алып барганнар, үзләре кебек тәртипле, эшсөяр, игелекле балалар үстергәннәр. Тантаналы чарада катнашкан муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, ЗАГС бүлеге мөдире Ләйсән Камил кызы Йосыпова хөрмәтле юбилярларга изге теләкләр җиткерделәр һәм Республикабыз Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән бүләкләр тапшырдылар. “Бүген сез – иң гүзәл кәләшләр һәм батыр кияүләр. Һәрберегезне без беләбез, сезнең барыгыз да – районыбызның бик хөрмәтле кешеләре. Сезгә карап сокланып утырдым. Бүген сез балаларыгыз һәм оныкларыгыз игътибарына, назына төренеп, бергәләп мәхәбәттә һәм аңлашуда матур гомер кичерәсез. Без сезгә ныклы сәламәтлек һәм мәхәббәт, һәрвакыт гаилә тормышының үрнәге булуыгызны телибез. Бер-берегезгә карата шундый җылы мөнәсәбәтегезне югалтмавыгызны һәм моннан күп еллар элек булган кебек, көн саен бер-берегезгә өч изге сүзне әйтүегезне телим: “Яратам! Яратам! Яратам!” Барыгызны да бәйрәм белән!” – диде муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова. Шулай ук хөрмәтләнүче парлар арасында үзен рус теле һәм әдәбиятыннан укыткан Зилә Әсләм кызының аның шәхес буларак формалашуында, төпле белем бирүдә, аның әдәбиятка, шигърияткә сөю уятуда мөһим ролен билгеләп, ихлас рәхмәт белдерде һәм чәчәкләр гөлләмәсе бүләк итте. Артабан күркәм чара гаилә әгъзалары белән ихлас аралашу, аларның гаилә бәхете серләрен, танышу тарихын белешү, мәхәббәт хисләре уянган мизгелләрне ачыклау белән дәвам итте. Өлкән яшьтәге бу күркәм, ягымлы парлар бу минутларда әйтерсең дә яшь кәләш белән кияү булып, гүзәл яшьлек елларына әйләнеп кайтты, хәтирәләрен яңартты. “Булачак гомер юлдашыгызга бер күрүдә үк гашыйк булдыгызмы? Ничек таныштыгыз?” – дигән сорауга Ранис абый Баянов: “Мин Рапатта эшләгән чакта туйда таныштык. Сөеклемне күрү белән үз-үземә: “Бу кыз минеке булырга тиеш!” – дидем. “Миңа кияүгә чыгасыңмы?” – дип тәкъдим ясагач, ул өч мәртәбә: “Чыгам!Чыгам! Чыгам!” – дип җавап бирде, – диде ул шаяру катыш. “Дөрес сөйләде, дөрес”, – дип елмайды аның сүзләре белән килешеп, аның сөйкемле, ягымлы карашлы тормыш иптәше Рима апа да. “Кайда очраттыгыз хәләл җефетегезне?” – дигән сорауга тормыш иптәше белән 60 ел тигез гомер итүче Рамил Мисбах улы да язмышын очратып, гомерлеккә яратуын белдереп болай диде: “Мин аның артыннан 8нче сыйныфта укыганда ук йөри башладым. Ул миңа тәүдә бик игътибар да итми иде. Тик мин барыбер бирешмәдем, аны ташламадым. Өйләнешкәннән соң ул минем өч ел армиядән кайтуымны да көтеп алды”. Аның әйткән сүзләрен исбатлап, гомерлек юлдашы Рәзифә Мәрдәмша кызы: “Әйе, ул өч ел минем арттан йөрде. 17 яшемдә кияүгә чыктым. Аллаһка шөкер, без бик әйбәт яшибез. Өч бала үстердек. 26 ел өлкән киленебез белән бергә тату торабыз, аның тәрбиясендә яшибез”, – диде. Әлеге матур тантанада игълан итлгән вальс биюе өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайткандай итте, алар сөйгән ярлары белән вальс әйләнде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Идрис Хәмидуллин, Эльвира Федорова, Гөлназ Сәлимова һәм Рузил Гафаров башкаруында матур җырлар да чараны тагын да тулыландырып, ямьләндереп җибәрде. Сәхнә осталары җырлаганда аларның да күңелләре яшәреп киткәндәй булгандыр. Арабызда мәхәббәт, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер итүче, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы ихлас сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары моннан 50, 60 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә. Без дә аларга исәнлек-саулык, тыныч, тигез картлык, балаларының, оныкларының бәхет-шатлыкларын, кадер-хөрмәтен тоеп, пар канатлары каерылмыйча, яшьләргә үрнәк булып тагын да бик озак еллар яшәргә язсын, дип телибез.