ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
27 декабрь 2024, 08:05

Спорт үсеше – Башкортстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе

2024 елгы Милли спорт премиясе йомгаклары буенча Башкортстан – Русиянең иң яхшы өч спорт төбәге, ә Семен Елистратов илнең иң яхшы өч спортчысы исәбенә керде.

Спорт  үсеше – Башкортстанда   өстенлекле юнәлешләрнең берсеСпорт  үсеше – Башкортстанда   өстенлекле юнәлешләрнең берсе
Спорт үсеше – Башкортстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе

Республикабызның Русиянең спортны үстерү буенча иң яхшы төбәге дип танылуы һәммәбез өчен дә зур сөенеч. Башкортстан Республикасы спорт министры Руслан Таһир улы Хәбибов шушы сөнечле хәбәр белән уртаклашып, быелгы елның республикабыз спорт тормышы өчен бик уңышлы булуын, Милли спорт премиясенең бу өлкәдә иң мәртәбәле казаныш булуын билгеләде: – Спортчыларның, тренерларның һәм спорт өлкәсендәге белгечләрнең профессиналь эшчәнлеген активлаштыруга юнәлтелгән Милли спорт премиясе Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2010 елда булдырылган. Анда төбәктә үткәрелгән ярышлар, катнашучылар һәм ирекмәннәрнең саны, финанслау күләме бәһалана. Шулай ук спорт чараларын пропагандалауның нәтиҗәлелеге дә мөһим роль уйный. Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров зур спорт ярышлары халыкны, аеруча балаларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итә, спорт инфраструктурасын даими үстерүгә дә этәргеч көч, дип исәпли: “Зур спорт чараларын үткәрү – безнең дәүләт бурычы. Без кушылганны гына үтәми, еш кына инициативаны үзебез күрсәтәбез”. Белүебезчә бу коры сүзләр түгел: республикабызның башкаласында илебезнең иң мәртәбәле “Русия – спорт державасы” халыкара форумын үткәрү зур уңышка китерде, ул тәҗрибә уртаклашу, көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү һәм халыкара аренада Русия спортының потенциалын күрсәтү өчен мәйданчык булды. Спорт министры шулай ук Башкортстанның төрле федераль проектларда актив катнашуын билгеләде: – Без – Русия Федерациясенең күп юнәлешләр буенча эксперименталь мәйданчыгы, республика халкы өчен, спорт белән шөгыльләнергә теләгән балаларыбыз өчен мөһим проектлар эшлибез. Президент бик анык максат куйды, спортта артык коммерцияләштерүне бетерү кирәк. Руслан Хәбибов Башкортстан Республикасы Спорт министрылыгының 2025 елга планнары белән дә уртаклашты: – 2025 ел Башкортстан Республикасы Башлыгы тарафыннан Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителде. Һәм безнең бурычыбыз – махсус хәрби операциядән кайткан яугирләребезне спорт һәм физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Спорт инфраструктурасын үстерүне һәм булган объектларны яңартуны дәвам итәчәкбез. Республикада халыкара, Бөтенрусия, төбәк спорт ярышларын үткәрү дәвам итәчәк. Бу спортны популярлаштыруга һәм төбәккә туристларны җәлеп итүгә булышлык итәчәк. Шулай ук Руслан Таһир улы спортчыларга социаль ярдәм арттырылачагын да билгеләп, спорт ветераннарына һәм яшь спортчыларга матди ярдәм программалары яңадан каралачак, диде. Киләчәктә планнарда халыкара хезмәттәшлек географиясын киңәйтү дә бар. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстанда спортны үстерүгә зур әһәмият бирә һәм төбәкнең дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше спорт булуын даими ассызыклый. Аның белән “туры бәйләнеш” барышында да ул халыкның спортны үстерү турындагы сорауларына җавап биреп, авылда спортны үстерү республиканың өстенлекле юнәлешләренең берсе булып калачагын, республиканың Олимпия резервы училищесын оештыру планлаштырылуы һәм бу проектның әзерләнү стадиясында булуы турында сөйләде. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, фехтование буенча Русия Федерациясенең атказанган спорт мастеры Аделина Заһидуллина Башкортстанда спорт үсешенә үзенең бәһасын биреп, болай диде: – Быел спорт үсешендә зур алга китеш булды: Башкортстаныбызның башкаласында да, республикада да күләмле спорт объектлары ачылды, президент Владимир Путин катнашкан “Русия – спорт державасы” форумы, Бөтенрусия универсиадасы үткәрелде. Бу спортны үстерүгә, спортчыларга, тренерларга игътибар республикада югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Радий Хәбировның тцптщн уйланылган сәясәте нәтиҗәсендә Башкортстан спортчылары өчен генә түгел, ә төбәк халкы өчен дә зур үзгәрешләр барлыкка килде. Гомумән алганда, халыкның спортка карашы уңай. Күмәк спорт та, студентлар спорты да үсешә. Безнең Чакмагыш районында да физик культурага һәм спорт белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирелә. Бу өлкәдә яуланган зур, дәрәҗәле казанышлар моны ачык дәлилли. Җәмәгатьчелек фикере лидеры, Чакмагыш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары, тренер-укытучы Алмаз Салават улы Ильясов: – Районыбызда спорт елдан-ел үсештә. Төрле яшьләрдәге райондашларыбыз бер спорт чараларыннан да читтә калмый, яхшы казанышларга ирешә. Бездә даими рәвештә төрле спорт чаралары үтә һәм үзебез дә башка төбәкләрдә узган бихисап ярышларда катнашып торабыз. Безнең Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе өчен дә 2024 ел югары казанышларга, зур уңышларга бай булды. Район, республика күләмендә узган спорт чараларында исә без даими рәвештә уңышларга өлгәшеп торабыз. 2024 елга йомгак ясаганда аеруча хоккей, билбаулы көрәш, мас-рестлинг спорт төрләре буенча уңышларыбызны билгеләп үтәсе килә. “Алтын шайба” Бөтенрусия яшь хоккейчылары ярышларында безнең спортчыларыбыз 2 урын яулады. Краснодар шәһәрендә узган Русия беренчелегенә билбаулы көрәш буенча Камилла Шәмсиева 3 урын алды. Егетләр һәм кызлар, юниорлар һәм юниоркалар арасында мас-рестлинг буенча Русия беренчелегендә Фаяз Галиев 1 урынга лаек булды, Сәмирхан Төхбәтуллин, Газыйм Йосыпов 3 урын белән кайтты. Ә шушы ук спорт төрендә Кыргызстан Республикасының Бишкек шәһәрендә дөнья чемпионаты һәм беренчелегендә Ренат Бәдертдинов районыбыз йөзен яклап, дөнья чемпионы исемен яулады.

Спорт  үсеше – Башкортстанда   өстенлекле юнәлешләрнең берсе
Спорт үсеше – Башкортстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас