Шуңа аларга ярдәм йөзеннән Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан “Теләкләр чыршысы” акциясе булдырылды. Хәйрия проекты беренче тапкыр 2019 елда Владимир Путин тәкъдиме буенча оештырылды. Аңа һәркем кушыла ала – моның өчен Елкажеланий.рф порталында теркәлергә һәм акциядә катнашучы ятим балаларны, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларны, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр чирле кешеләрне Яңа ел бүләкләре белән сөендерергә кирәк. Районыбызда быел теләкләр язылган открыткалар эленгән купшы чыршыкайны «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлекчәсендә урнаштырдылар. Проектта 30дан артык кеше атнашты. Бик күп райондашларыбыз бу искиткеч матур хәйрия акциясенә быел да кушылды. 27 декабрьдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, аның урынбасарлары Светлана Шакирова, Сергей Васильев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Соколов, муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Ишморатов районыбызның оешма-предприятие, учреждениеләре, хуҗалык җитәкчеләре, шәхси эшкуарлар кечкенә райондашларыбызның иң изге теләкләрен тормышка ашырды. «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә җитәкчеләр, депутатлар да актив кушылды. Район мәдәният йортында узган чарада район җитәкчесе Реканс Фәнил улы Ямалеев Яңа ел чыршысыннан акциядә катнашучыларның теләкләре язылган алты шарны алды. Ул Эдуард Гомәров, Илнар Дөмәев, Адель Солтанова, Анастасия Сәйфуллина, Рөстәм Хәнәфин, Раушания Хәнәфинаның теләкләрен тормышка ашырды. Чарада быел якташыбыз, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Уфа шәһәре мэры киңәшчесе, җәмәгать эшлеклесе, спортчы Рөстәм Илгиз улы Нәбиев та катнашты. Ул Рапат урта мәктәбендә укыган 8 яшьлек Ягона Матчанованың теләген тормышка ашырды. Әлеге гаиләдә 5 бала тәрбияләнә. Ягона Кыш Бабайдан быел планшет сораган. Аның теләгеннән тыш, Рөстәм бу гаиләгә Яңа ел бүләге итеп зур плазма телевизоры да бүләк итте. «Хәйрия акциясен оештыручыларга, балаларны сөендерүчеләргә зур рәхмәт. Бу безнең гаилә өчен зур сөенеч. Бүләкне күргәч, бала гына түгел, үзем дә сөендем. Шулкадәр күңел булды », – ди Ягонаның әнисе. Акциягә районның оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, иганәчеләр, эшмәкәрләр дә кушылып, барлыгы 45 баланың теләге чынга ашты. Бүләкләр арасында, спорт товарлары, йомшак уенчыклар, мәктәп кирәк-яраклары, хәтта, тере эт баласы да бар иде.