“2024 ел төбәкнең мәгариф өлкәсе өчен нәтиҗәле булды”, – дип билгеләде Илдар Марат улы. – Моннан алдагы елларда 140 мәктәпне ремонтлаган идек. Әлеге вакытта 55 меңнән артык бала яңартылган уку йортларында белем һәм тәрбия ала. 2025 -2027 елларга РФ Мәгариф министрлыгы республиканың янә 88 мәктәп бинасын капиталь ремонтлау буенча исемлеккә кертте һәм шушы максатта федераль бюджеттан 5,5 миллиард сум акча юнәлтеләчәк, – диде министр. Ул шулай ук балалар бакчалары биналарын капиталь ремонтлау буенча программага старт бирелүен яхшы башлангыч буларак билгеләп, киләсе елдан колледжларны, тәү чиратта, аларның ятакларын капиталь ремонтлау программасы старт алуы турында хәбәр итте. – Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров колледжларның уку корпусларын төзекләндерү, аларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү программасына башлангыч биргән иде. Шушы нигездә зур эшләр башкарылды. Гомумән, белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлауга федераль акча җәлеп итү җәһәтеннән без ил буенча икенче урындабыз. Гомум алганда, 2024 елда республиканың мәгариф тармагын үстерүгә федераль бюджеттан 15,4 миллиард сум акча җәлеп ителгән. Әңгәмә барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның еллык Мөрәҗәгатьнамәсе барышында укытучыларга ярдәм һәм хәстәрлек җәһәтенән билгеләнгән чаралар турында да сүз барды. – Укытучыларга грантлар ярдәме турында әйткәндә, монда беренче максат –тармакка яшь белгечләрне җәлеп итү, әлегәчә эшләп йөргәннәрен дәртләндерү. 2019 елдан, Башкортстан Башлыгы Указына ярашлы, авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә эшләгән укытучыларга грантлар бирелә башлады. Ел саен республиканың 150 укытучысы 690 мең сум күләмдә грант ярдәме ала. Әйтергә кирәк, мондый ярдәм чарасы илнең башка бер төбәгендә дә юк, – диде Илдар Мәүлетбердин. Ә инде Радий Хәбировның Мөрәҗәгатьнамәсендә бигеләнгән бурычларны тормышка ашырып, 2025 елдан ел саен меңләгән педагог республика шифаханәләрендә ял итү мөмкинлегенә ия була. Әңгәмә барышында Уфада төзеләчәк Республика математика лицее турында да сүз барды. Белүебезчә, бу хакта Радий Хәбиров еллык Мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясаганда белдергән иде. Проект федераль казна ярдәме белән тормышка ашырыла. Әйтергә кирәк, башлангыч ил Президенты Владимир Путин тарафыннан да хуплау тапты. “Республикабызның төрле төбәкләреннән сәләтле балалар өчен уникаль белем бирү үзәге оештырабыз. Бу мәктәпне тәмамлаучылар тоташ Русиянең горурлыгы булачак”, – дигән иде төбәк җитәкчесе. –Төзелеш өчен җир участогы сайланды. Киләсе елда төзелешне башлаячакбыз. Бик заманча, матур, үзенчәлекле мәктәп булачак. Бу лицей республикабыз мәгариф системасының визит картасы, аның йөзен билгеләгән белем учагы булыр, дип ышанабыз, – диде Илдар Марат улы, яңа белем учагына кагылышлы эшләргә аңлатма биреп. ФИКЕРЛӘР Салават Сәгыйтов, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры, Башкортстан Республикасы Дәүләт Жыелышы – Корылтай депутаты: – Мәгариф системасында төп мәсьәлә – аның сыйфатын яңа юнәлеш, яңа методикалар һәм технологияләргә бәйле рәвештә даими күтәрү. Безнең республика, гадәттәгечә, бу процессның башында килә. Монда укыту дәрәҗәсен, белем сыйфатын арттыру, даими рәвештә укытучыларның квалификациясен күтәрү турында да сүз алып барырга мөмкин. Акмулла университетының Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә шушы программаны әзерләве бик куанычлы күренеш. Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗәнова, Чакмагыш гимназиясе директоры, җәмәгатьчелек фикере лидеры: – Мәгариф – республикадагы өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Районыбызда да белем бирү системасы тотрыклы эшли. Безгә, мәгариф хезмәткәрләренә, Радий Фәрит улының яшь буынга белем-тәрбия бирүгә, уку йортларында яхшы шартлар булдыруга даими һәм аерым зур игътибар бүлүе аеруча мөһим. Быелгы уку елының тәүге көнендә ишекләрен ачкан һәм заманның иң соңгы таләпләребуенча җиһазланган гимназиянең яңа корпусы – үсеп килүче буын, димәк республикабызның, илебезнең киләчәге турындагы хәстәрлекнең ачык чагылышы. Шәһәрнекеннән һич ким булмаган, хәтта кайсы уку йортларыннан күпкә заманчарак та булган безнең мәктәптә укучыларыбызга төпле белем һәм лаеклы патриотик, рухи-әхлаки һәм физик тәрбия бирү өчен бөтен шартлар да бар. Без моның өчен район, республика җитәкчелегенә ихлас рәхмәтлебез. Туры бәйләнеш вакытында мәктәп төзү, белем учакларында республикада яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятләрен өйрәнү өчен заманча яхшы шартлар булдыру мәсьәләләре күтәрелде. Һәм алар да уңай хәл ителәчәк дип һич икеләнми әйтергә була.