Районыбызның актив, үрнәкле, талантлы Гафаровлар гаиләләре әлеге чараның кунаклары булды. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова чарада катнашучыларны сәламләп, гаиләнең безнең зур байлыгыбыз, нәсел, гореф-гадәтләр, туганлык берлеге булуын ассызыклады. Ул чара кунакларына гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм ныгытуга керткән өлешләре, күптөрле чараларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Һәр гаиләдә буыннан-буынга тапшырыла торган гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре яши. Гафаровлар гаиләләрендә һәрвакыт үзара ышаныч һәм аңлашу белән тулы шатлыклы, иҗади, җылы мохит хөкем сөрә. Радик һәм Розалия Гафаровлар гаилә традицияләре, балалары һәм оныклары белән бергә үткәргән күңелле минутлар турында сөйләделәр, балалар тәрбияләү серләре белән уртаклаштылар. Аларның улы Руслан һәм килене Раушания беренче танышулары, балалары турында сөйләделәр, катнашучыларның кызыксындырган сорауларына җаваплар бирделәр. Аларның чыгышлары якты видеопрезентация һәм матур, эчтәлекле җырлар белән үрелеп барды. Һәр китапханә үз укучылары белән горурлана. Район үзәк китапханәсе дә актив китап укучылар арасында китап уку белән кызыксынучан һәм бирегә даими йөрүче гаиләләр булуына бик шат. Илүс һәм Зилара Низамовлар 2024 елда иң күп китап укучы гаилә булдылар. Китапханә директоры Алсу Радик кызы гаилә бәйрәмендә катнашучы Гафаровлар һәм китап укырга яратучы Низамовлар гаиләләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды һәм мондый чараларның китапханәдә элеккечә игътибар үзәгендә калачагын билгеләп үтте.