ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
30 декабрь 2024, 08:50

Иң яхшы боз шәһәрчеге – Калмашбаш авылында

Һәр елдагыча, авыл биләмәләре үз территорияләрен Яңа ел алдыннан бизәп, боз шәһәрчекләре төзеп, авылдашларына бәйрәм кәефе өстәде.

Иң яхшы боз шәһәрчеге – Калмашбаш авылындаИң яхшы боз шәһәрчеге – Калмашбаш авылында
Иң яхшы боз шәһәрчеге – Калмашбаш авылында

Биләмәләр арасында үткән конкурста быел иң зәвыклы шәһәрчек дип Калмашбаш авыл биләмәсенең боз шәһәрчеге табылды. Икенче урынны Яңа Балтач авыл биләмәсе яулады, Үрнәк авыл биләмәсенең боз шәһәрчеге өченче урынны алды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев чакмагышлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, конкурста җиңү яулаган биләмә башлыклары Раушания Усманова, Рәсимә Зәйнетдинова, Раил Нургалиевка Дипломнар һәм 20, 15, 10 мең сумлык сертификатлар тапшырды. Муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатына шулай ук Тайняш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Исхаков белән Яңа Коты авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнзир Мөхәммәдиев лаек булды.

Иң яхшы боз шәһәрчеге – Калмашбаш авылында
Иң яхшы боз шәһәрчеге – Калмашбаш авылында
Иң яхшы боз шәһәрчеге – Калмашбаш авылында
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас