+22 °С
Яңгыр
Берсеннән-берсе матур итеп бизәлгән ат тройкаларын чакмагышлылар көтеп алды. Алар тирә-якны кыңгырау чыңына күмеп, үзәк урамнардан үтте. Атларны бизәп конкурска районыбызның җиде хуҗалыгы әзерләнгән иде. алар арасында “Победа” авыл хуҗалыгы коперативының тройка атлары – беренче, “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативыныкы – икенче, “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы атлары өченче урыннарны яулады.