Акциядә балалар бакчасы педагоглары, «Улыбка» әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре актив катнашты. Әлеге төркемнең тәрбиячесе Илиза Ринат кызы Галиуллина сөйләп үтүенчә, чарага әзерлек барышында зур оештыру эшчәнлеге башкарылган. Берничә атна дәвамында окоп шәмнәре ясау өчен материал – калай банкалар җыю эшләре алып барылып, балалар бакчасы махсус парафин сатып алган.
Чара барышында балалар белән патриотик аң формалаштыру, Ватаныбыз, аны саклаучылар өчен горурлык хисләре тәрбияләү максатында тәрбияче Илиза Ринат кызы әңгәмә үткәрде. Кызлар һәм малайнар тәрбияче апалары белән бергәләп шәмнәрне этикеткалар һәм рәсемнәр белән бизәде, басма хәрефләр белән солдатларга рәхмәт сүзләре белән сугарылган җылы хатлар яздылар. Нәниләрнең һәркайсы “Рәхмәт!”, “Җиңү өчен!”, “Көтәбез!” кебек күңел түрләреннән чыккан ихлас сүзләрен кәгазь битләренә күчерде. Дәрес барышында алар окоп шәмнәренә этикеткалар ябыштырдылар, шәмнәр өчен гофррланган картоннан фитиль әзерләделәр. Аннары педагоглар банкаларга эретелгән парафин салдылар. Төркемдә тәрбияләнүчеләр зур горурлык һәм дулкынлану хисләре белән махсус хәрби операция геройлары турында шигырьләр сөйләп ишеттерделәр, яугирләргә рәхмәт белдерделәр.
“Бүгенге көндә махсус хәрби операциягә юлланган якташларыбыз һәм без – тылдагылар, бер теләк, бер омтылыш – тизрәк җиңүне якынайту уе белән яшибез һәм эшлибез. “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы да, балаларын безнең бакчага йөртүче гаиләләр дә кулдан килгәнчә якташ яугирләр хакында кайгыртучанлык күрсәтүдә читтә калмый. Бакчабызда нәниләргә патриотик тәрбия бирү буенча системалы һәм максатлы эшчәнлек алып барыла. Күптән түгел райондашыбыз, кыю яугирләребезнең берсе – Руслан Латыйпов белән батырлык дәресе үткәрелде. Әлеге чара Башкортстанның “Юлдаш” телевидениесендә дә күрсәтелде. “Кояшкай”га йөрүче биш баланың әтисе, берничәсенең якын туганнары бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Алар шушы сабыйларның тыныч балачагы, бәхетле киләчәге һәм илебез азатлыгы өчен көрәшә. Батыр солдатларыбыз җиңү яулап, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар, дигән изге теләкләрдә калабыз”, – дигән ихлас теләкләрен җиткерде 6нчы санлы “Кояшкай” балалар бакчасы җитәкчесе Рәмилә Наил кызы Шакирова.
Биредә әзерләнгән окоп шәмнәре якташларыбызга озатылачак. “Шәмнәребез, күңел җылысы символы буларак, һәр солдатны җылытыр, дип ышанабыз. Бу без эшли алырлык кечкенә ярдәм булса да, үзебезнекеләрне ташламаячагыбызны без ныклы беләбез!” – диләр әлеге акциядә катнашучылар.