ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
2 гыйнвар 2025, 05:15

Бәйрәм бүләк итеп балаларга

Яңа ел бәйрәмен яратмаган бер генә кеше дә юктыр ул, мөгаен. Ә балалар өчен ул аеруча көтеп алынган могҗизалы, Кыш бабайлы, Карсылулы һәм бүләкләргә бай тылсымлы бәйрәм. Җирлегебездә балалалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре үткән атналарда ук башланды.

Бәйрәм бүләк итеп балаларгаБәйрәм бүләк итеп балаларга
Бәйрәм бүләк итеп балаларга

Районыбызда уңышлы эшләгән “О чем болит сердце” халыкка социаль ярдәм күрсәтүче шәфкатьлелек фонды һәм “Ватан сакчылары” дәүләт фондының Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы буенча филиалы хезмәткәрләре махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташ яугирләребезнең кыз-уллары һәм сәламәтлекләре торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган, шулай ук ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен Яңа ел бәйрәмен үткәрде. Чара шушы оешмалар хезмәткәрләренең шәхси исәбенә, аларның матди ярдәме белән үткәрелде.
Яңа ел иртәлегендә төрле яшьтәге 48 бала катнашты. Яңа елның төп геройлары – Кыш бабай һәм Карсылу аларның бәйрәмнәре күңелле үтсен, хәтерләрендә якты балачак хәтирәсе булып калсын өчен барысын да эшләргә омтылды. Малайлар һәм кызлар бергәләп җырлый- җырлый чыршы тирәли әйләнделәр, төрле кызыклы уеннарда теләп катнаштылар, Кыш бабайга шигырьләрен сөйләп, ул тапшырган татлы күчтәнәчләр белән сыйландылар. Ә инде Кыш бабай кулыннан Яңа ел бүләкләрен алу – бәйрәмнең иң шатлыклы мизгеле булгандыр, мөгаен. Бәйрәм үткәрелгән бүлмә аларның ихлас сөенеченнән, шат тавышларыннан тагын да яктырып киткән кебек булды. Бу чараны оештырып үткәргән олы йөрәкле хезмәткәрләргә анда килгән ата-аналар да бик рәхмәтле булды.
–Бу шәфкатьлелек акциясен балачакта аеруча тылсымлы тоелган Яңа ел бәйрәме алдыннан һәр бала могҗизага ышанып, бәйрәм кәефенә ия булсын һәм бүләкләр алып шатлансын дип оештырдык, – ди “Ватан сакчылары” дәүләт фондының Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы буенча филиалының координаторы Резеда Зәкәрия кызы Ильясова. – Мондый чаралар авыр тормыш хәлендә калган балаларга якты киләчәккә ышанычны кайтарырга, җир йөзендә игелек-изгеклекнең күп булуына өметләнергә ярдәм итә.
Кече яшьтән үк язмыш сынауларына каршы торырга мәҗбүр булган кечкенә якташларыбызга бәйрәм кәефен бүләк иткән изгелекле хезмәткәрләргә артабангы эшләрендә дә уңышлар юлдаш булсын дип телибез.

Бәйрәм бүләк итеп балаларга
Бәйрәм бүләк итеп балаларга
Бәйрәм бүләк итеп балаларга
Бәйрәм бүләк итеп балаларга
Бәйрәм бүләк итеп балаларга
Автор:Үз хәбәрчебез.
Читайте нас