+28 °С
Болытлы


Бүген район хәрби комиссариатында хәрби комиссар Альберт Хәниф улы Хәбиров махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташларыбыз Алек Алмас улы Фәтхелбаянов белән Юлай Мәскүр улы Хәнәфинның якыннарына алар ирешкән дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Альберт Хәниф улы МХОда батырларча һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең якыннарының кайгысын уртаклашты.
"Безнең егетләр югары бүләкләргә лаек булдылар. Илебез иңенә авырлык төшкән чорда якташ яугирләребез Ватан мәнфәгатьләре хакына башларын салды. Без алар белән чиксез горурланабыз",– диде район хәрби комиссары.