

Яугирне соңгы юлга озатырга БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина, муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, туганнары, якыннары, авыл халкы килде.
Ватанпәрвәр якташыбыз Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, үз халкының, туганнарының һәм якыннарының иминлеген сакларга баса. “Ул безнең хәтеребездә мәңгегә каһарман яклаучы һәм батырлык өлгесе булып калачак. Хуш, Илдар, тыныч йокла… ” – диде әлеге чарада чыгыш ясаучылар. Матәм митингында чыгыш ясаучылар һәлак булган батыр яугир хакында җылы сүзләр әйтте, аның ил алдындагы изге бурычын үтәвен каһарманлыкка тиңләп, олы горурлык белән искә алды һәм аны югалтудан якыннарының авыр кайгысын уртаклашты.
Илдар Сәлимов 1985 елның 24 августында Калмашбаш авылында дөньяга килгән. 2003 елда Чакмагыш 2нче санлы мәктәбен тәмамлаган. Мәктәптә белем алганнан соң, Уфа дәүләт нефть-техник университетына укырга керә. 2005-2007 елларда Русия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Уфада автосалонда, артабан хезмәт юлын Себердә дәвам итә. Чакмагышка күченеп кайткач, видеокүзәтү урнаштыру буенча белгеч булып эшли.
2023 елның апреленнән үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнаша. Шушы ук елның 7 июлендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.
Һәммәсе дә батыр йөрәкле якташыбыз Илдар Рим улы Сәлимовны бер минут тын калып искә алганнан соң, Ватанны саклаучыга хөрмәт йөзеннән табуты алдына чәчәкләр салдылар. Якташыбыз туган авылы зиратында җирләнде.