ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
3 гыйнвар 2025, 10:50

Чаңгы шуу - сәламәтлек чарасы

Кыш безгә сәламәтлек өчен кышкы саф һавада вакыт үткәрү өчен бик зур мөмкинлекләр бирә.

Чаңгы шуу - сәламәтлек чарасыЧаңгы шуу - сәламәтлек чарасы
Чаңгы шуу - сәламәтлек чарасы

Чаңгыда шуу, саф һавада йөрү һәр кешенең сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Яңа ел ялларында район халкы өчен бик бай мәдәни, спорт чаралары үткәрү актив дәвам итә. Бүген "Карагай" чаңгы базасында "Алга, сәламәтлеккә!" дип исемләнгән чаңгы узышлары үтте. Кышның матурлыгына сокланып, саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шууга ни җитә?! Анда олысы-кечесе бик теләп катнашты. Кыскасы, чакмагышлылар каникулда файдалы итеп ял иттеләр. Чаңгы базасына килүчеләр табигать кочагында – саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шудылар. Ә иң-иңнәр, җитезләр медальләр, грамоталар белән бүләкләнде.

Чаңгы шуу - сәламәтлек чарасы
Чаңгы шуу - сәламәтлек чарасы
Чаңгы шуу - сәламәтлек чарасы
Чаңгы шуу - сәламәтлек чарасы
Чаңгы шуу - сәламәтлек чарасы
Чаңгы шуу - сәламәтлек чарасы
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас