ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
3 гыйнвар 2025, 11:15

Якташларыбызның каһарманлыклары мәңгелек!

Бүген район хәрби комиссариатында районыбызның ике яугире хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Русия Федерациясе Президенты Указы белән һәлак булганнан соң Каһарманлык орденнары белән, ефрейтор вазыйфасындагы якташыбыз Руслан Җиһаншин “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде. Чарада район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, бүләкләнүчеләрнең якыннары, туганнары, мәктәп укучылары катнашты.

Якташларыбызның каһарманлыклары мәңгелек!Якташларыбызның каһарманлыклары мәңгелек!
Якташларыбызның каһарманлыклары мәңгелек!

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташларыбыз Алмаз Гыйльманов, Мидхәт Маннановның дәүләт бүләкләре аларның якыннарына тапшырылды. Хәрби комиссар Альберт Хәниф улы Хәбиров аларны тапшырып, Русия өчен гомерләрен биргән батырларның исемнәре күңелләрдә мәңге сакланачагын җиткерде. Руслан Ринат улына ул яшьләр өчен ватанпәрвәрлек үрнәге булуы өчен рәхмәт белдереп: “Егетләребезгә шулай үз куллары белән бүләкләр алырга язсын иде”, – дигән изге теләк белдерде. “Без яу кырларында батырлык өлгеләре күрсәткән якташларыбыз турында беркайчан да онытмаячакбыз. Алар турындагы хәтер – мәңгелек! Русланны да яхшы беләбез. Күпме аралашып торабыз – ул беркайчан да күңелен төшерми, рухи көчле кала. Ничек кенә авыр булмасын, ул төшенкелеккә бирелми, алдына максатлар һәм бурычлар куеп яши. Һәрчак алда барысы да яхшы булсын, авырлыклар алдында баш имәвегезне телибез. Иң мөһиме – бирешмәскә. Батырлыгыгыз, каһарманлыгыз өчен зур рәхмәт сезгә”, – диде дәүләт бүләген кабул итүче яугир якташыбызга муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова.

Якташларыбызның каһарманлыклары мәңгелек!
Якташларыбызның каһарманлыклары мәңгелек!
Якташларыбызның каһарманлыклары мәңгелек!
Якташларыбызның каһарманлыклары мәңгелек!
Якташларыбызның каһарманлыклары мәңгелек!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас