ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
4 гыйнвар 2025, 17:30

Районыбыз студентлары белән җанлы очрашу

Бүген муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев районыбызның актив, талантлы, инициативалы студентлары белән очрашты.

Районыбыз студентлары белән җанлы очрашуРайоныбыз студентлары белән җанлы очрашу
Районыбыз студентлары белән җанлы очрашу

Район мәдәният йортында узган чарада урта һәм югары уку йортларында укучы яшь райондашларыбыз, җитәкчеләр, район мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты. Яшьләр белән аралашу җанлы һәм кызыклы узды. Район җитәкчесе Реканс Фәнил улы Ямалеев районыбыз үсеше, киләчәктәге уй-планнары белән уртаклашты, проектлар турында сөйләде. Студентлар районның бүгенге көн сулышы, киләчәк перспективалар белән танышты, үзләрен кызыксындырган күптөрле сорауларга җаваплар алдылар. Яшьләр һәрчак идеяләр генераторлары булып тора. Аларның яңа карашы, дөньяны яхшы якка үзгәртү теләге карарлар кабул итүдә ярдәм итә. Стратегик сессия барышында студентлар сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, эшкуарлык, ирекмәнлек, төзекләндерү һәм башка юнәлешләрне үстерү буенча проектлар тәкъдим иттеләр, үз фикерләре һәм заманча идеяләре белән уртаклаштылар. Җанлы, җылы очрашу чәй өстәле артында ихлас аралашу һәм дискотека белән тәмамланды. Бу хакта тулырак – киләсе саннарда.

Районыбыз студентлары белән җанлы очрашу
Районыбыз студентлары белән җанлы очрашу
Районыбыз студентлары белән җанлы очрашу
Районыбыз студентлары белән җанлы очрашу
Районыбыз студентлары белән җанлы очрашу
Районыбыз студентлары белән җанлы очрашу
Районыбыз студентлары белән җанлы очрашу
Районыбыз студентлары белән җанлы очрашу
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас