ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
9 гыйнвар 2025, 13:24

Проектлары уңышлы тормышка ашырылсын

Җирле инициативаларны хуплау программасына ярашлы, Иске Бәшир авыл Советына караган Иске Ихсан авылында җыелыш күтәренке шартларда үтте.

Проектлары уңышлы тормышка ашырылсынПроектлары уңышлы тормышка ашырылсын
Проектлары уңышлы тормышка ашырылсын

Бәшир авыл биләмәсе Җирле инициативаларны хуплау программасында ел саен даими катнашып килә һәм бу программа нигезендә бик күп төзекләндерү эшләре башкарылды, яшәү шартлары яхшыртылды. Авыл мәдәният йортында җыелучы авылдашларын сәламләп, биләмә хакимияте башлыгы Әдис Әхнәф улы Хәсәнов агымдагы елда әлеге программа буенча башкарылган эшләргә йомгак ясап, аны тормышка ашыруда ярдәм иткән район хакимияте җитәкчелегенә, иганәчелек ярдәме күрсәткән иганәчеләргә, урындагы эшләр башкарылганда актив эшләгән инициатива төркеме әгъзаларына һәм төзекләндерүгә үзеннән акчалата өлеш керткән барлык якташларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук ул әлеге программада катнашу өчен залда утыручы халыкның хәтеренә төп шартларны искә төшерде. Җыелышның рәисе, сәркәтибе һәм хисап комиссиясе әгъзалары сайланганнан соң бердәм тавыш бирү юлы белән программада катнашу өчен проект сайланды. 2018 елда, бертавыштан хупланып, биләмә халкы ихтыяҗлары өчен “МТЗ-82.1” тракторы сатып алынган иде. Быел шушы трактор өчен тагылма прицеп, КУН һәм сиптерткеч белән щётка алу мөһим проект итеп сайланды. Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен гариза-заявка тапшыруны хуплап тавыш бирделәр. Артабан конкурста җиңгәннән соң муниципалитет, халык һәм иганәчеләр кертергә тиешле суммалар күләме билгеләнде, программа чикләрендә башкарылачак эшләрне ныклы күзәтчелектә тотарга тиешле инициатива төркеме әгъзалары тавыш бирү юлы белән сайланды, проектны тормышка ашырганда акча экономияләнгән очракта аны шул ук проектка тотынырга карар ителеп тавыш бирелде. Проектны тормышка ашыру өчен 1 млн. 400 мең сум таләп ителә. Бу максатка республика бюджетыннан, муниципаль район бюджеты һәм башлангыч халык тупланмасыннан акча җыелачак. Конкурста җиңү өчен аның 10 процентын халык кертергә тиеш. Һәр йорттан 1000әр сум җыярга, дигән карарга килделәр. Максатны тормышка ашыруда проектны башыннан ахырынача күзәтеп торучы инициатива төркеме сайланды. Җыелыш ахырында биләмә хакимияте башлыгы Әдис Әхнәф улы Хәсәнов республика, район җитәкчелегенә һәм якташларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләсе елда да Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә билгеләнгән проект эшләрен уңышлы башкарып чыгачакларына ышаныч белдерде.

Проектлары уңышлы тормышка ашырылсын
Проектлары уңышлы тормышка ашырылсын
Проектлары уңышлы тормышка ашырылсын
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас