+24 °С
Яңгыр
Чарада алар саф һавада күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп вакытларын уздырдылар. Кыш — салкын булуга карамастан, елның искиткеч һәм тылсымлы вакыты ул. Ул безгә күп шатлыклар китерә һәм яңа офыклар ача. Чара уен элементлары белән эстафета рәвешендә узды. Балалар карда уйнап, тауда шуып, чыршы янында шигырьләр сөйләп күңел ачтылар. Мондый күңелле бәйрәм һәммәсенә дә сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге бүләк итеп, бик озак күңелләрендә сакланачак. Балалар кышны аның күңел ачулары һәм күңелле уеннары өчен аеруча яраталар. Вакыт сизелмичә үтеп китте, ә уеннарда катнашучыларның барысы да күтәренке кәефкә һәм, әлбәттә, татлы бүләкләргә ия булдылар.