ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
13 гыйнвар 2025, 11:30

БР хезмәт министрлыгында МХО дә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм туры

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы буенча 2025 ел Башкортстанда МХО да катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителде.

БР хезмәт министрлыгында МХО дә  катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм турыБР хезмәт министрлыгында МХО дә  катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм туры
БР хезмәт министрлыгында МХО дә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм туры


Башкортстанда мәшгульлек үзәкләренә махсус хәрби операциядән кайткан 297 хәрби хезмәткәр мөрәҗәгать иткән, шуларның 121е эшкә урнашкан. Бу хакта бүген Хөкүмәтнең Республика белән идарә итү үзәгендәге оператив киңәшмәсендә Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, республикада МХО дә катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм итүгә юнәлдерелгән эш дәвам итә.
Ленара Иванова сүзләренчә, махсус операциянең 88 катнашучысы белем бирү сертификатлары алган һәм аларның яртысыннан артыгы эш тапкан. Хәрби хезмәткәрләрнең үзләренә дә, аларның гаилә әгъзаларына да консультация һәм психологик ярдәм күрсәтү мөһим ярдәм чарасы булып кала. Мондый ярдәмне медицина оешмаларында өч меңнән артык кеше алган, «Гаилә» үзәкләрендә — 6,5 меңнән артык. Медицина реабилитациясенә махсус операциядә катнашучы 975 кеше җибәрелгән. 333 МХОда катнашучы барлык кирәкле ярдәм чаралары белән тәэмин ителгән.
Бүгенге көндә белгечләр 10 меңгә якын гаиләдә булган, шуларның бер меңнән артыгы социаль ярдәмгә алынган. Хәрбиләрнең туганнарына ярдәм дистанцион рәвештә дә күрсәтелә. «Гаилә» үзәкләренең бердәм телефонына 3 меңгә якын кеше шалтыраткан, өстәвенә 916 шалтырату МХОдә катнашучыларыннан килгән. Алар барлык кирәкле ярдәмне алганнар.
Теманы дәвам итеп, Ленара Иванова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә махсус операциядә катнашучыларның җиде меңнән артык баласы балалар бакчаларына бушлай йөри, 10 меңнән артык мәктәп укучысы һәм көллият студентлары кайнар туклану белән тәэмин ителгән, 5,5 меңнән артык бала шәһәр читендәге лагерьларда ял иткән, алты меңнән артык бала гомуми белем бирү учреждениеләрендәге түгәрәкләргә бушлай йөри. 562 бала республика көллиятләрендә уку өчен сертификатлар һәм уку хакын компенсацияләүгә ия булган. Санаторийлар биш меңнән артык МХО катнашучысына һәм аларның гаилә әгъзаларына хезмәт күрсәткән. Моннан тыш, 920 кеше үз йортларына газ кертүгә сертификатлар алган.

Чыганак: Башинформ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас