ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
13 гыйнвар 2025, 10:55

РФ Хөкүмәте агросыйныф укытучыларына ярдәм итәчәк

Русия Хөкүмәте мәктәпләрдәге агросыйныф һәм аграр югары уку йортлары укытучыларына стимул бирүче түләүләр кертә. Агросәнәгать комплексын технологик модернизацияләүдә һәм инновацион үстерүдә катнашучы югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар белгечләренә аена 40 мең сум түләү күз уңында тотыла.

РФ Хөкүмәте агросыйныф укытучыларына ярдәм итәчәкРФ Хөкүмәте агросыйныф укытучыларына ярдәм итәчәк
РФ Хөкүмәте агросыйныф укытучыларына ярдәм итәчәк


Авыл мәктәпләрендә агротехнология сыйныфларында профильле фәннәр укытучылар аена 30 мең сум алачак. Моннан тыш, агросәнәгать предприятиеләренә югары уку йортларында аграр юнәлешләрдә хезмәткәрләрне максатчан укыту турындагы шартнамәләр буенча чыгымнарның бер өлеше, хезмәткә түләү һәм практикага җәлеп ителгән студентларның яшәү чыгымнарының бер өлеше компенсацияләнәчәк.

Чыганак: Башинформ

РФ Хөкүмәте агросыйныф укытучыларына ярдәм итәчәк
РФ Хөкүмәте агросыйныф укытучыларына ярдәм итәчәк
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас