+22 °С
Яңгыр
Быелдан запаска җибәрелгән ветераннар һәм махсус операциядә катнашучылар «Агромотиватор» грантын ала алачак, аның белән авыл хуҗалыгында бизнес башларга мөмкин. Эре мөгезле терлекләр үрчетүгә грант күләме 7 млн сумга кадәр, ә башка юнәлешләр буенча агробизнес алып баруга 5 млн сумга кадәр булачак. Грант алучыларны сайлап алу белән төбәк комиссияләре шөгыльләнәчәк, алар тәкъдим ителгән проектларны бәяләячәк.
Лиана Ханмурзина.