ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
14 гыйнвар 2025, 11:25

85 яшьлек олы бәйрәме белән тәбрикләделәр

Күптән түгел Рапат авылында игелекле гомер итүче райондашыбыз Ира Габидулла кызы Нуркаева 85 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.

85 яшьлек олы бәйрәме белән тәбрикләделәр85 яшьлек олы бәйрәме белән тәбрикләделәр
85 яшьлек олы бәйрәме белән тәбрикләделәр

Аны шушы истәлекле гомер бәйрәме белән котларга дип эшләр идарәчесе Гүзәл Мәхмүтова, мәдәният йорты хезмәткәрләре Илдар Галиев, Гөлфинә Ишморатова, ветераннар советы рәисе Рива Шәйморатова һәм хатын-кызлар советы рәисе Зәһинә Зиннәтуллина килде.
“85 яшьлек матур юбилеегыз көнендә Сезгә тормышта кылган һәм дәвам иткән барлык яхшылыкларыгыз, изгелекләрегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын һәм бәхетле гомер, иминлек, тынычлык, рухи күтәренкелек, бетмәс-төкәнмәс энергия, якыннарыгызның сөю-хөрмәтен һәм ярдәмен тоеп яшәвегезне телибез” – дигән ихлас теләкләрен җиткерде алар, юбилярны ихлас тәбрикләп.

85 яшьлек олы бәйрәме белән тәбрикләделәр
85 яшьлек олы бәйрәме белән тәбрикләделәр
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас