Дәүләт ярдәме чаралары авыл хуҗалыгы кадрларына ярдәм итү буенча республика программасы кысаларында каралган. Гариза һәм документлар 22 гыйнвардан 7 февральгә кадәр БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының фәнни-мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек бүлегендә кабул ителә (Уфа, Пушкин ур., 106, каб. 306, 9дан 18 сәгатькә кадәр, 13тән 14 сәгатькә кадәр тәнәфес, тел.8 (34-72) 18-05-40, 218-05-44).
Конкурста катнашучылар авыл җирендәге республика АПК оешмаларына эшкә урнаштырылырга тиеш. Ведомствода аңлатуларынча, агымдагы елдан башлап илкүләм проекты старт алды, аның инициативаларының берсе – «Агросәнәгать комплексындагы кадрлар». Аның максаты – 2030 елга авыл хуҗалыгы предприятиеләрен 95% ка кадәр кадрлар белән тәэмин итү. Моның өчен тармакны яшь белгечләрне җәлеп итүчәнрәк итәргә һәм аларны югары дәрәҗәдә әзерләүне тәэмин итәргә кирәк.
Узган ел конкурста 182 яшь белгеч катнашкан, шулардан 100 кеше финанс ярдәм алуга ирешкән.
Лиана Ханмурзина.
Чыганак: Башинформ