ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
14 гыйнвар 2025, 07:20

Чираттагы проблемадан арыну максатында

Иске Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе Җирле инициативаларны хуплау программасында һәр ел катнашып, җиңүгә ирешә һәм без аның ярдәмендә байтак авылларда чишелеше озакка сузуны көтми торган шактый гына мөһим проблемалардан арына алдык. Алдагы елда да аның дәвам итәчәген белү белән без дә теләп катнашырга булдык һәм халык җыеннарында анда чыгарылачак иң мөһим проблеманы ачыклау башланды.

Чираттагы проблемадан арыну максатындаЧираттагы проблемадан арыну максатында
Чираттагы проблемадан арыну максатында


Күптән түгел Иске Ихсан клубында авылларның киләчәккә битараф кала алмаган иң актив кешеләре җыелды. Биләмә хакимияте башлыгы Әдис Әхнәф улы Хәсәнов чираттагы тапкыр әлеге программаның максатларын аныклап аңлатты, анда җиңеп чыгуга ирешү өчен үтәләсе төп шартларны хәтергә төшерде. Көн үзәгенә иң перспективалы һәм мотлак үтәлергә тиешле проблеманы күтәреп чыгу мәсьәләсе куелды. Җыенда катнашучылар керткән тәкъдимнәр арасында йомгаклау җыелышына чыгарып, аның белән конкурста катнашуга керешү өчен кичектергесез төп мәсьәләне авыл халкының дәррәү хуплавы мөһим. Шул чакта гына без җиңәчәкбез һәм тагын бер проблемабызны уңышлы хәл итәрбез, дип ышанасы килә.

 

Чираттагы проблемадан арыну максатында
Чираттагы проблемадан арыну максатында
Автор:Рита Ситдыйкова, Иске Бәшир авыл биләмәсе хакимияте белгече.
Читайте нас