ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
14 гыйнвар 2025, 06:35

Исеме кайтты илгә дан булып

25 гыйнварда якташыбыз, Советлар Союзы Герое Габдрахман Хәким улы Латыйповның каһарманлыгына 80 ел тула

Агымдагы ел Президент Владимир Владимирович Путинның Указы белән Русиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Ул илебез халкының моңа кадәр тарихта булмаган тиңдәшсез алышта Бөек Җиңү яулавына 80 ел тулуга багышлана. Районыбызның һәм шушы җирлектә туып үскән якташларыбызның язмышы һәр заманда да илебез тарихыннан аерылгысыз булып, Ватаны бызның данлы елъязмасында лаеклы урын алып тора. Бөек Ватан сугышына 10 меңнән артык якташыбыз китеп, яу яланнарында немец-фашист баскынчыларына каршы көрәшә. 6 меңнән артык якташыбыз ил азатлыгын яклап мәңгелеккә чит җирләрдә ятып кала. 3500гә якын Чакмагыш яугиренең батырлыгы орден һәм медальләр белән билгеләнә. Районыбыз җирлегендә туып үскән өч якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, янә бер якташыбыз Дан орденнарының барлык өч дәрәҗәсе белән бүләкләнә. Чакмагышлыларның хезмәт һәм хәрби даны – республикабызның һәм җирлеге безнең горурлыгы. Советлар Союзы Геройла рының берсе – Габдрахман Хәким улы Латыйпов. 25 гыйнвар да якташыбызны буыннар хәтерендә яшәтәчәк мәңгелек данга алып килгән каһарманлыгына 80 ел тула. Ул 1917 елда Уфа губерния сендәге Уфа өязенең Иске Бәшир авылында (хәзерге Чак магыш районы) туып үсә. Финанс инспекторы булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлану белән үк,1941 елның июнь аенда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Гамәлдәге армиянең I Украина фронты, 52-нче армия, 31нче укчы дивизиянең 32нче артиллерия полкы составында орудие командиры вазыйфасында дүрт ел дәвамында фронт юлларын үтеп, илебезне фашист баскынчыларыннан азат итүдә катнаша. Тик якташы бызга туган якларга кайту насыйп булмый – җиңүле 1945 елның 25 гыйнварында ул батырларча һәлак була. Бу көнне сержант Латыйпов штурмлау төркеме составында Польшаның Бреслау шәһәреннән төньяк-көнчыгышрак өлешендә Одер елгасын кичеп, плацдармны яулап алуда һәм дошманның 12 һөҗүмен кире кагуда катнашып, шушы алышта мәңгелеккә атлый. Якташыбыз Вроцлав шәһәрендә җирләнә. Командование куйган бурычларны үрнәкле үтәгәне һәм немец-фашист баскынчыларына каршы алышларда күрсәткән батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1945 елның 10 апрелен дә сержант Габдрахман Латыйповка һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Каһарман якташыбызның соңгы алышы турында аныграк мондый истәлек сакланган. “Габдрахман Латыйповның орудие расчеты командова ниедә яхшы исәптә була. 1943 елда ук, каты алышларның берсендә, Габдрахман яралана. Командир аңа менсанбатка барырга куша. Тик Латыйпов приказны үтәп өлгерми. Фашистлар яңа контрһөҗүмгә күчә. Яралы килеш автоматтан атып, ул берничә фашистны дөмектерә. Һәм бары тик икенчегә авыр яраланганнан соң гына медсанбатка, аннан госпитальгә бара. Хәрби табиблар аның җәрәхәтләнгән кулын кисмичә, могҗиза белән генә саклап кала ала. Госпиталь дә дәваланганнан соң Габдрахман туган якка кайтып, бераз яралары төзәлгәнен көтә, “ремонтланган” кулын яңадан физик күнекмәләр белән ныгытып, янә үзе хезмәт иткән полкына әйләнеп кайтуга ирешә Һәм менә яңа боерык – Берлин алдындагы соңгы сулы чик. Әйтергә кирәк, Бреслау – гади шәһәр генә түгел, ныгытылган кальгә (крепость) була. Фашистлар аны Берлинның “тимер капкасы дип йөртә. Бу ныгытылган гарнизонга генерал фон Нигоф җитәкчелек итә. Аның кул астында аеруча явыз башкисәрләр буларак “дан алган” СС частьлары була. Алар фюрерлары боерыгын үтәп, Одерның үзләре җаваплылы гында булган өлешендә совет гаскәрләренең елганы кичүенә юл куймас өчен бар көчләрен салалар. Тик 25нче гыйнвар таңында 31нче укчы дивизиянең сержант Латыйпов орудие командиры булган 32нче артилерия полкы сугышчылары фашист снарядлары белән яргаланып-вакланып беткән бозлы Одер елгасын кичеп, ныгытылган шәһәр ягындагы ярга утлы корал алып чыга. Артиллериячеләр Бреслаудан көньяк-көнчыгышка таба берәр километр ярым читтә орудиеләрен урнаштыра һәм, башка укчылар подразделениеләрнең елганы кичеп чыгуын тәэмин итеп, дошманга каршы көчле ут ача. Үзләре янында ук урнаштырылган коралны күреп, фашистлар аны юк итү өчен тырыша һәм артиллериячеләрне кире елгага таба кысрыкларга омтылып, 16 сәгать дәвамында унике тапкыр контрһөҗүмгә күчәләр, дип язылган хәрби документларда. Аның каһарманлыгы турында мондый документаль белешмә белән танышырга була. “Дошманның безнең артиллериячеләрне көчле мылтык пулемет һәм миномет утына тотуына карамастан, Габдрахман Латыйповның орудие расчеты фашистларга өзлексез атып, елганы кичкән төркемгә барлык контрһөҗүмнәрне кире кагарга һәм плацдармны безнең пехота килеп җиткәнче тотып калырга ярдәм итә, алыш барышында дошманның өч пулеметын һәм ике пехота взводын кыйрата. Дошманның соңгы һөҗүмен кире каккан вакытта сержант Г.Х.Латыйпов батырларча һәлак була”. Фронт журналисты Федор Колядин “Кызыл розалар” очеркында каһарман якта шыбызның ахыргы сәгатьләре турында болай яза: “...Тирә якта кургаш тәмугы башланды. Немецлар унбер тапкыр һө җүмгә күчте. Унбер тапкыр, танкларның корыч тышчасы артына яшеренеп, гитлерчылар кый ралышка барды. Снарядлар һәм миналар ярылуы, танк чыл бырларының тимерчыңы һәм автоматлар атышы тавышы хәт та ике-өч адым ераклыктагы кеше тавышын ишетергә мөмкинлек бирми иде. Кайсы бер мизгелләрдә плацдарм язмышы кыл өстендә калды. Расчет гитлерчыларның ике взводыннан артык өлешен, бик күп корал һәм дошман техни касын кыйратты. Ә фашистлар һаман һөҗүм итте. Зур югалтулар да алар өчен сабак булма ды, алар “большевикларны елга да тончыктырырга” омтылды. Ә расчетта биш кешедән нибары икәү – рядовой Василий Перминов белән сержант Габдрахман Латыйпов калды. Өчесе хәрби постта һәлак булды. Буйчан һәм көчле Перминов орудиегә снарядлар ташып торды. Габдрахман аларны үзе корып, үзе дошманга төбәде... –Менә сезгә, хәшәрәтләр! – дип кычкырды ул, үзе төбәгән снарядлар максатына җитеп, дошманны кырганда. ...Уникенче һөҗүмне немецлар башка төрле, сәеррәк башладылар. Иңкүлектән бер төркем немецлар килеп чыкты, алдан качарга җыенган кебек адымнар белән ак әләм күтәргән офицер китеп бара иде. Әмма Габдрахман аларның хәйләсен сизде, очрашуга әзерләнеп, утлы коралны корды. Алар расчеты янына ук килеп җиткәч, фашист ак әләмне читкә алып ташлап, үз телендә команда бирде һәм дошман солдатлары янә һөҗүмгә күтәрелде. Тик Латыйпов аларны тулы әзерлектә каршы алды, ул коралдан аерылмыйча, дошманга туры төбәп атты. Шул мизгелдә снаряд белән орудие янына йөгергән Ва силий Перминовны атып үтерделәр. Габдрахманга ярдәмгә санитар-инструктор Чекулаев килде. Расчетка янә җан керде, икенче сулыш алып, ул дошманнарны кыйрата башлады. Сержант Латыйпов фашистларның бар һөҗүмен дә кире какты. Ул, бергә фронт юлларын үткән дуслары кебек, үз утлы коралы янында, хәрби постында аягүрә баскан килеш дошман пулясыннан һәлак булды...”. Райондашлар якташ каһарман турындагы якты хәтерне кадерләп саклый. Советлар Союзы Героеның туган авылындагы урам һәм Иске Бәшир урта мәктәбе аның исемен йөртә. Мәктәп алдында Габдрахман Латыйповның бюсты урнаштырылган. 2021 елның маенда каһарманның туган авылындагы ул туып үскән йортта аның истәлеген мәңгеләш тергән музей ачылды. Иске Бә шир авылы мәдәният йортының Хәрби Дан залында райондаш Геройлар турындагы мәгълүматлар һәм Габдрахман Латыйпов хезмәт иткән 32нче артиллерия полкы архивындагы материаллар күчермәләре дә урын алган. Бөек Җиңү һәм Ватан Геройлары көнендә биредә тантаналы чаралар, экскурсияләр үтә. Якташ Геройларның якты истәлеге район үзәгендә дә кадерләп саклана. Алар турындагы материаллар район тарихи-крайны өйрәнү музеенда тупланган. Җиңү паркында каһарман райондашларыбыз – Советлар Союзы Геройлары Габдрахман Латыйпов, Вахит Галимов, Василий Николаев һәм Дан орденнарының тулы кавалеры Шәйхелислам Сәлиховның бюстлары урнаштырылган. Чакмагышлылар аларның батырлыгы турында онытмый, һәрчак олы хөрмәт белән искә ала.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас