Җирле инициативаларны хуплау программасы ничек эшли? Мәсәлән, авылны төзекләндерү буенча халыкның нинди дә булса максаты бар, ләкин аны тормышка ашыру өчен финанслар җитеп бетми. Менә шул очракта бу программа ярдәм итә дә инде.
Безнең Үрнәк авыл биләмәсе бу программада берничә ел рәттән катнашты инде. Быел да халык Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашырга карар кылды. Барча тәкъдимнәр урындагы җыелышларда каралды. Минем әти-әниләр һәм авылдашларым да анда булдык һәм бертавыштан “Безгә юл кирәк”, – дигән карарга килдек.
Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә юлларны төзекләндерү авыл халкын борчыган проблеманы хәл итүгә зур адым. Өлкәннәр инициативасын без – балалар да хупладык. Аның тормышка ашуын өметләнеп көтәбез.