ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
14 гыйнвар 2025, 09:55

Пима бәйрәме бик күңелле үтте

Раштуа бәйрәмендә Әхмәт авылы китапханәсендә «Пима бәйрәме» дип аталган матур чара үткәрелде.

Пима бәйрәме бик күңелле үттеПима бәйрәме бик күңелле үтте
Пима бәйрәме бик күңелле үтте

Әлеге күңелле бәйрәм балаларны һәм өлкәннәрне бергә җыйды. Халык сынамышлары буенча һәр йортта пима булса, тормыш “бай һәм татлы” булачак. Китапханәче Ләлә Шәймәрдәнова чарада катнашучылар белән Русьта пималар тарихы белән уртаклашты һәм аларны ничек ясаулары турында сөйләде.
Пималар конкурсында катнашучылар сарык йоныннан үзләренең уникаль эшләнмәләрен күрсәттеләр. Һәр пима кабатланмас иде: төрле зурлыктагы һәм төрле формадагы модельләр тәкъдим ителде. Катнашучыларның күбесе, чигү һәм декоратив элементлар өстәп, төсләр һәм бизәкләр белән экспериментлар үткәрде. Чарада балалар һәм өлкәннәр өчен «Кем пиманы ераграк ташлый?», «Пима ыргыту», «Пиманы тапшыр», табышмакларга җаваплар табу, «Кем көчлерәк?» һәм башка күңелле уен-конкурслар оештырылды. Бәйрәм телеңне йотарлык коймаклар белән чәй эчү һәм чупа-чупслар белән сыйлану белән тәмамланды. Күңелле чара һәркемнең күңеленә хуш килде.. Пималар бәйрәмендә барысы да җырлап-биеп, уйнап күңел ачтылар.

Пима бәйрәме бик күңелле үтте
Пима бәйрәме бик күңелле үтте
Пима бәйрәме бик күңелле үтте
Пима бәйрәме бик күңелле үтте
Пима бәйрәме бик күңелле үтте
Пима бәйрәме бик күңелле үтте
Пима бәйрәме бик күңелле үтте
Пима бәйрәме бик күңелле үтте
Пима бәйрәме бик күңелле үтте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас