+28 °С
Болытлы
Тайнәш урта мәктәбе укучысы Гөлсинә Якупова башкорт теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада призеры, ә Юмаш урта мәктәбеннән Анфиса Капитонова туган чуаш теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы призеры булдылар.
Бу казаныш, әлбәттә, укучыларның һәм аларның җитәкчеләре Айгөл Риф кызы Сәмигуллина һәм Ираида Николаевна Сөнгатулинаның тырышлыгы һәм һөнәри осталыгы казанышы. Үз чиратыбызда без дә аларны уңышлары белән ихлас котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуларында үҗәтлек һәм максатчанлык, белемнәрнең яңа үрләрен яулауларын телибез.