ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
14 гыйнвар 2025, 06:30

Суүткәргеч линияләрне яңарту – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе

Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе Җирле инициативаларны хуплау программасында күптәннән катнашып килә һәм аның ярдәмендә алар биләмә өчен бик күп мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә ирешкәннәр.

Суүткәргеч  линияләрне яңарту – иң   мөһим мәсьәләләрнең берсеСуүткәргеч  линияләрне яңарту – иң   мөһим мәсьәләләрнең берсе
Суүткәргеч линияләрне яңарту – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе
Әлеге программада тайняшлылар 2016 елдан актив катнашып, куелган максатларын  уңышлы тормышка  ашырып килә. Бердәм тырышлык нәтиҗәсендә 2016 елда Тайняш урта мәктәбе янында балалар мәйданчыгы урнаштырылган, 2017 елда “МТЗ-82” тракторы сатып алынган, 2018 елда Тайняш урта мәктәбенең тәрәзә блоклары һәм түбәләре алыштырылган, 2019 елда шушы ук авылның Үзәк урамында асфальт җәелгән, 2020 елда су туплау башнясы алыштырылган, 2021 елда авыл эчендәге урам юллары ремонтланган, 2022 елда Тайняшта балалар һәм спорт мәйданчыклары сатып алып урнаштырылган, 2023 елда Тайняш авылы мәдәният паркы, ә 2024 елда Тайняш урта мәктәбе территориясе төзекләндерелгән. 
Программада катнашу мөмкинлеге быел да бар һәм биләмәдә яшәүчеләр аннан теләп файдаланырга ниятләделәр. Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә  биредә  сораштырулар, башлангыч һәм йомгаклау җыелышлары, шулай ук Яңа ел бал-маскарады, скандинавча йөреш, карда футбол уйнау, гаиләләр белән күңелле ярышлар  кебек күп төрле чаралар үткәрелгән. Аларда катнашучыларның һәммәсе дә бу  программада быел да катнашырга зур теләк белдереп, Иске Балак авылындагы суүткәргеч линияләргә  агымдагы ремонт үткәрү мәсьәләсен хәл итү яклы булды.
  Иске Балак авылында суүткәргеч линияләре узган гасырның 80 нче елларында салынган һәм бик нык тузган,  бүгенге көндә аларның торышы бик үк канәгатьләнерлек түгел. Магистраль торбалар тутыккан, су басымы бик түбән, аның сыйфаты да начар. Даими рәвештә өзеклекләр була, аларны бетерүгә вакыт һәм чыгымнар таләп ителә, шулай ук авылның тышкы күренеше өчен дә бу ямьле күренеш түгел. Югары урамнарда яшәүчеләр төнлә су запасы тупларга мәҗбүр, чөнки көндез ул булмаска да мөмкин, ә җәй көне суны флягалар белән автомобильләрдә яки мотоциклларда ташыйлар. 
Проектны тормышка ашыру барлык урамнарны һәм һәр йортны җитәрлек күләмдә су белән тәэмин итәргә, димәк, яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.  Иске Балак  авылы халкына, һичшиксез, уңыш елмаер һәм алар конкурста җиңәр, дигән теләктә калабыз.
Суүткәргеч  линияләрне яңарту – иң   мөһим мәсьәләләрнең берсе
Суүткәргеч линияләрне яңарту – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас