Мондый ярышларда бөтен кешеләр, хәтта бозда шуа белмәгәннәр дә катнаша ала. Заманча хоккей буенча турнирда гадәттәгечә бирегә җыелган спорт сөючеләр призлар өчен бик теләп көч сынашты. Пималарда туплы хоккей турнирында урындагы халыкның һәвәскәр командалары катнашты.
Туплы хоккей – җанатарларда да, уенчыларның үзләрендә дә хисләр давылын уятырга сәләтле тамашалы һәм динамик спорт төре. Биредә җыелучыларның төрле хисләр кичерүләренә шаһит булдык: шатлык, дәрт, дулкынлану һәм, иң мөһиме, ярдәм һәм үзара татулык. Көндәлек тормыштан, гаджетлардан, социаль челтәрләрдән аерылып торып, күңелле вакыт үткәрү, спорт белән шөгыльләнү, балачакны, яшьлекне искә төшерү өчен бу чара бик яхшы мөмкинлек булды.
Пималарда туплы хоккей буенча турнирлар чараның гомуми рухына шатлык, яхшы көндәшлек хисе кертер, дип ышанабыз.