Районыбызда бу матур чара һәрьелдагыча күркәм итеп оештырыла. Елның-елыда шифаландырылган суга чумып, бәйрәм йоласын үтәргә теләүчеләр саны арта бара.
Шул сәбәпле бүген, 15 гыйнварда, муниөипалҗ район хакимиятенең кече утырышлар залында район җитәкчесе Реканс Фәнил улы Ямалеев гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясе утырышын уздырды.
Чараны үткәрү максатында Юмаш авылы буасында быел да махсус су коену урыны җиһазландырылачак. Биредә коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр дежурда торачак.
Бәхетсезлек очракларына юл куймау максатыннан чыгып, Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия түбәндәге хәвефсезлек чараларын төгәл үтәү зарурлыгы турында белдерә:
— су коенуны махсус җиһазландырылган урыннарда гына үткәрергә һәм анда коткаручылар кизү торырга тиеш;
— исерек хәлдә коенырга ярамый;
— суда коеныр алдыннан, физкультура ясап, тәнне җылытырга кирәк;
— бәкегә уңайлы һәм тиз салына торган аяк киеме белән килергә кирәк;
— баш мие кан тамырларының рефлектор тараюын булдырмас өчен, башны чылатмыйча, муенга кадәр чуму яхшырак. Беркайчан да бәкегә чуммагыз. Баш белән суга сикерү һәм су астына төшү куркыныч, чөнки бу шок хәленә китерергә мөмкин;
— суга кергәндә сезгә кирәкле тирәнлеккә тиз ирешергә тырышыгыз, әмма йөзмәгез. Исегездә тотыгыз, салкын су еш-еш сулыш алуга китерергә мөмкин, бу хәвефсез;
— организмның гомум салкынаюын булдырмас өчен бәкедә 1 минуттан артык торырга ярамый;
— әгәр балагыз булса, аны караучысыз калдырмагыз, аны олылар катнашлыгыннан башка су коендырмагыз;
— чыкканда баскычларга тотыныгыз. Судан чыккач, үзегезне һәм баланы сөлге белән ышкыгыз һәм коры кием киегез;
— иммунитетны ныгыту өчен иң яхшысы җиләк-җимешләрдән кайнар чәй эчәргә кирәк.
Лиана Ханмурзина.
Фото: район хакимияте башлыгының социаль челтәрләре