Чара Чакмагыш районында Дәүләт техник күзәтчелеге буенча Дәүләт комитеты тарафыннан Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча дәүләт инспекторлары, БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, БР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, гадәттән тыш хәлләр буенча хезмәт белгечләре, БР аучылар һәм балыкчылар Ассоциациясе вәкилләре белән берлектә үткәрелә.
Профилактик чараның максаты: юлдан тыш техника чараларын, үзйөрешле машиналарны һәм аларның прицепларын эксплуатацияләгәндә техник торышның, хәрәкәт иминлегенең, техниканың һәм әйләнә-тирә мохитне саклауның билгеләнгән таләпләрен үтәүне тәэмин итү, шулай ук аларны эксплуатацияләүгә кертү һәм теркәү кагыйдәләрен үтәү. Айлыкны үткәргәндә беренче чиратта машиналарны теркәү һәм техник тикшерү кагыйдәләрен, юлдан тыш техника чаралары һәм үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә кертү тәртибен үтәүгә игътибар бирелә.
Ф. Сәетов
БР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең райондагы бүлек мөдире