ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 гыйнвар 2025, 10:45

Кеше китә – җыры кала

Кичә Имәнлекул авылы китапханәсендә клуб хезмәткәрләре белән берлектә якташыбыз, БАССРның халык артисты Илфак Смаковның тууына 85 ел тулуга багышланган «Кеше китә – җыры кала» дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде.

Кеше китә – җыры калаКеше китә – җыры кала
Кеше китә – җыры кала

Чара барышында китапханәче киң танылган җырчы һәм РСФСРның атказанган, шулай ук Башкорт АССРның халык артисты Илфак Смаковның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Клубның сәнгать җитәкчесе Э.А. Камалова Илфак Смаков репертуарыннан җырлар башкарды. Әлеге чара талантлы якташыбыз иҗатын сөючеләр өчен чыннан да мөһим һәм истәлекле булды. Ул бөек артистка хөрмәт күрсәтү генә түгел, аның эшчәнлеге белән бәйле иң яхшы мизгелләрне дә искә төшерергә мөмкинлек бирде. Чарада катнашучылар аның иҗатын искә алып, үзләренең тәэссоратлары һәм истәлекләре белән уртаклаштылар.

Кеше китә – җыры кала
Кеше китә – җыры кала
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас