+22 °С
Дождь
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчаларында эшләүче яшь педагогларга БР башлыгы грантларын бирүгә гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте. Конкурста Башкортстанның мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең 35 яшькә кадәрге, мәгариф оешмасында кимендә 2 ел эш стажы булган һәм педагогик йөкләнеше кимендә 1 тариф ставкасы булган педагоглары катнаша ала. Документлар кабул итү 1 февральдән башлана һәм 1 мартка кадәр дәвам итә.
фото: 5енче балалар бакчасы
Чыганак: Башинформ