Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлегендә хәбәр итүләренчә, 2025 елның 1 гыйнварыннан I төркем инвалидларны (балачактан I төркем инвалидлардан тыш) яки 80 яшьтән өлкәнрәкләрне караучы эшкә сәләтле гражданнарга айлык түләүләр башкарылмаячак. Алар автомат рәвештә Фонд тарафыннан I төркем инвалидларга һәм 80 яшьтән өлкәнрәкләргә пенсиягә өстәмә буларак билгеләнәчәк. Шул ук вакытта, элеккечә карау чоры хезмәткә сәләтле гражданнарның иминият стажына — тулы ел эчендә 1,8 ИПК (индивидуаль пенсия коэффициенты) кертеләчәк.
Хәзер пенсионерларга өстәмә түләү билгеләү һәм тәрбияләүче зат турында мәгълүматны Социаль фонд бүлегенә бирүне сорап мөрәҗәгать итү таләп ителми. Моннан тыш, өстәмә ел саен пенсия индексациясе белән бергә индексацияләнәчәк.
Әгәр тәрбияләүче һәм тәрбия алучы аерым яшәсәләр, тәрбия алучыдан яисә аның законлы вәкиленнән язма раслау таләп ителәчәк. Бу раслауда аның чынлыкта бу чорда да каралуы турында мәгълүмат булырга тиеш. Язма раслау алу мөмкин булмаган очракларда (мәсәлән, алучының үлеме яки сәламәтлеге торышы аркасында), тиешле язма раслауны гаилә әгъзалары бирә ала.
Лиана Ханмурзина.
Чыганак: Башинформ