ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
17 гыйнвар 2025, 10:00

Лаеклы алмашчылар спорт ярышларында көч сынашты

Чакмагышта Башкортстан Республикасы Ветеринария буенча дәүләт комитетының ведомство буйсынуындагы учреждениеләр командалары арасында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган  “Ветеринарларның оныклары, балалары” дип исемләнгән зона спорт ярышлары үтте. 

Лаеклы алмашчылар спорт ярышларында көч сынаштыЛаеклы алмашчылар спорт ярышларында көч сынашты
Лаеклы алмашчылар спорт ярышларында көч сынашты
 
Чараның максаты – Башкортстан Республикасы Дәүләт ветеринария хезмәте хезмәткәрләре балалары арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, шулай ук патриотик тойгылар тәрбияләү.
Иң тәүдә республикабызның төньяк-көнбатыш төбәгендәге 11 районыннан җыелган ветеринария хезмәтенең яшь  вәкилләре өчен Чакмагыш туган якны өйрәнү музее һәм яңа башлангыч мәктәп буенча кызыклы экскурсияләр оештырылды. Артабан чарада катнашучылар Чакмагыш гимназиясенең башлангыч мәктәбендәге спорт залында җыелды. Ярышларны ачу тантасында муниципиаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев,  аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, җиденче чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты,  җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, ветеринария буенча БР Дәүләт комитеты рәисе Азат Салават улы Җиһаншин, район ветеринария станциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалеев,  төньяк-көнбатыш  районнары  ветеринария хезмәте хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары катнашты. 
  Эльвира Якупова җитәкчелегендәге “Ниагара” бию коллективының “Минем Башкортстаным”  дәртле биюен карап рухланганнан соң ярышларда катнашучы “Дружина” (Бакалы районы), «Дружные ребята”  (Бәләбәй районы), “Патриотлар” (Бишбүләк районы), “Кайнар йөрәкләр” (Бүздәк районы), “Девчата” (Дүртөйле шәһәре), “Стрела” (Ярмәкәй районы), “Юнвест” (Илеш районы), “Взвод ВДВ” (Туймазы шәһәре), “Нефтекамск” (Нефтекама шәһәре), “Лидер” (Яңавыл шәһәре) командалары  сәламләнде. 
– Бүген без сезне ике ел элек “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” Русия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрылыгы тарафыннан сафка кертелгән матур, зәвыклы, уңайлы, бөтен таләпләргә туры китерелеп җиһазландырылган, заманча  шартларга  ия  гимназиянең яңа башлангыч мәктәбендә сәламләвебезгә бик шатбыз.  Азат Салават улы, Сезгә әлеге спорт чарасын безнең районда уздырырга тәкъдим итүегез өчен рәхмәт. Без сезне һәммәгезне дә биредә  бик теләп кабул иттек һәм бу чараны үткәрүдә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим, спорт белән шөгыльләнегез. Спорт – ул көч, спорт – ул сәламәтлек,  рухи һәм патриотик тәрбия. Сезнең арада чын Ватанны саклаучылар, булачак спортчылар үсәчәгенә һәм, әлбәттә инде, булачак ветеринария хезмәткәрләре үсүенә  ышанам. Уңышлар сезгә! – дип,  ихлас сәламләде спорт ярышларында катнашучыларны муниципаль район  җитәкчесе Реканс Фәнил улы Ямалеев. 
– Әлеше ярышлар – безнең быелгы беренче зона чарасы. Балалар –  безнең байлыгыбыз,  безнең өметебез, шатлыгыбыз. Һәм  беренче чарабызны 2025 елда без сездән башларга булдык. Чакмагыш районы хакимиятенә безне  җылы кабул итүләре өчен зур рәхмәт белдерәм. Бүген безнең төп миссиябез – бергә без көч, бергә без барысын да җиңәчәкбез! Бүген мондый катлаулы һава торышында бирегә килү мөмкинлеге табуыгыз өчен рәхмәт сезгә, әти-әниләрегезгә рәхмәт.  Сез – безнең булачак Ватанны саклаучылар,  безнең таянычыбыз,  булачак ветеринарлар. Менә минем картәтием дә Бөек Ватан сугышыннан соң ветеринар булган. Шуңа күрә мин дә шушы белгечлекне сайладым. Халыкта  тикмәгә генә: “Алма алмагачыннан ерак төшми”,  – дип әйтмиләр бит. Бүген иң көчлесе җиңсен. Барыгызга да  яхшы кәеф, укуыгызда уңышлар телим, – диде  балаларга мөрәҗәгать итеп, ветеринария буенча БР Дәүләт комитеты рәисе Азат Салават улы Җиһаншин.
Вадим Васильевич Соколов та “Ветеринарларның оныклары, балалары”   зона спорт ярышларына җыелучы балалар алдында чыгыш ясап, ветеринар һөнәренең иң кирәкле булуын билгеләде.  
– Башыгыздагы зәңгәр беретларыгыз һәм кигән тельняшкаларыгыз сезгә бик тә килешә һәм символик мәгънәгә ия. Ветеринария – ул көч, чөнки  Азат Салават улы сүзләренчә: “Медицина кешеләрне, ә ветеринария –  кешелекне дәвалый”. Мин бу сүзләр белән килешәм, чөнки ветеринария хезмәтеннән башка җир йөзендә тормыш юк. Шуңа күрә бүген  биредә коллегаларым – ветеринария хезмәте вәкилләренең балалары һәм оныкларын күрүемә  бик шатмын. Ветеринар  белгечлегенә ия кешеләр бүген  бик кирәкле һәм мөһим, чөнки алар җитми. Бүген ветеринария хезмәте хезмәткәре алтынга тиң. Мин  барыгыз да булмаса да, сезнең күбегез әти-әниләрегез эзләре буенча барыр һәм киләчәген  шушы һөнәр белән бәйләр, дип ышанам. Без һәрчак сезне эшкә алырга әзербез һәм көтәбез. Хәзерге заман кешесе, әгәр ул рухи һәм физик яктан үсеш алмаган икән – ул модада түгел. Шулай булгач, сез заман белән бергә атларга бурычлы. Әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт. Ярышларда барысы да җиңүче була алмый, әлбәттә, әмма иң мөһиме – катнашу. Сезгә бәйгеләрдә уңышлар һәм яхшы кәеф юлдаш булсын, – диде ул, чыгыш ясап. 
Район ветеринария станциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалеев  спорт ярышларында катнашучыларга,   буранлы көн булуына карамастан,  ерак районнардан да килүче балаларга, аларның җитәкчеләренә, әти-әниләренә зур рәхмәт белдерде. 
Район мәдәният йорты сәхнә осталары Ривенер Гобәев, Идрис Хәмидуллин, Рузил Гафаров башкаруында “Бу минем Башкортстаным” патриотик рухтагы җыр чараны тагын да ямьләндереп җибәрде һәм җиңүгә дәрт һәм көч бирде.
Командалар “Визит карточкасы”, “Катнаш эстафета”, “Футбол”, “Чикерткәләр”, “Күтәрелү”, “Бәрәңге утырту” дип аталган конкурс-эстафеталарда үзара көч сынашты. Тәүге “Визит карточкасы” конкурсында алар  команданың исеме, девизы, эмблемасы белән таныштырды һәм  җыр, бию башкарып яки шигырь сөйләп команданың үзенчәлеге һәм абруйлы якларын күрсәтте. Артабан балалар гимнастика маты, сикергеч, кулча, туп, терәк баганалар ярдәмендә төрле күнегүләрне, элементларны үз эченә алган эстафеталарда сыналды. Җыелган баллар нәтиҗәсендә жюри составы җиңүчеләрне ачыклады. Нәтиҗәләр буенча безнең район ветстанциясе командасы беренче урынны яулады! Икенче урынга Туймазы, өченче урынга Дүртөйле районы командалары лаек булды. 
  “Бүгенге ярышларда без Радмир, Айваз белән Чакмагыш районы “Чекаго” командасын тәкъдим иттек, төрле кызыклы конкурс-эстафеталарда катнаштык. Спорт чарасы бик күңелле үтте. Ул безгә физик яктан ныклы булырга, үсеш алырга, яңага өйрәнергә ярдәм итте һәм  башка районнардан килгән кызлар һәм малайлар белән танышу, аралашу мөмкинлеген бирде. Бүгенге спорт чарасы минем күңелемдә гомер буена сакланыр, дип уйлыйм. Үскәч, мин дә әнием кебек ветеринария хезмәткәре булырга телим”, – диде беренче урынны яулаган Чакмагыш  район командасыннан София Хәмәдиярова.
Лаеклы алмашчылар спорт ярышларында көч сынашты
Лаеклы алмашчылар спорт ярышларында көч сынашты
Лаеклы алмашчылар спорт ярышларында көч сынашты
Лаеклы алмашчылар спорт ярышларында көч сынашты
Лаеклы алмашчылар спорт ярышларында көч сынашты
Лаеклы алмашчылар спорт ярышларында көч сынашты
Лаеклы алмашчылар спорт ярышларында көч сынашты
Лаеклы алмашчылар спорт ярышларында көч сынашты
Лаеклы алмашчылар спорт ярышларында көч сынашты
Лаеклы алмашчылар спорт ярышларында көч сынашты
Лаеклы алмашчылар спорт ярышларында көч сынашты
Лаеклы алмашчылар спорт ярышларында көч сынашты
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас