Хач ману – иң борынгы һәм христиан бәйрәмнәренең берсе. Элек-электән Русиядә бу көн кешене илаһи бәхеткә өндәү, җанны һәм тәнне яңарту һәм чистарту бәйрәме дип саналган. Нәкъ менә шуңа күрә Хач ману бәйрәме догалары, су изгеләндерү һәм хач ману су коенулары белән хөрмәтлиләр һәм билгеләп үтәләр.
Бүгенге көндә Хач ману бәйрәме дини генә түгел, барлык диндәге гражданнарны берләштерүнең мөһим социаль миссиясен дә үти.
Бу бәйрәм райондашларыбыз өчен рухи яңарыш, күңелләр һәм йөрәкләрне агарту, эчке дөнья яңарышы чоры.
18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында районыбызның православ динен тотучы халкы Хач ману бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Гайсә пәйгамбәрнең Иордан суына чумдырылган көне. Бу бәйрәм бәкедәге салкын суга чумуга гына кайтып калмый, шул ук вакытта төрле авырулардан арынуга, күңел, уй-фикерләрнең чистаруына ышану да.
Хач ману көнне бөтен кеше су коенырга тиеш, дигән фикер дөрес түгел. Бәкегә заман модасы артыннан куып түгел, ә чын күңелдән ышанып, җан кушуы буенча керергә кирәк.
Бу көнне Юмаш авылында урнашкан чиркәүдә рухани Евгений Ионов һәм аның тормыш иптәше Надежда ханым тарафыннан гыйбадәт чаралары уздырылды. Рухани барлык җыелучыларны чын күңелдән Бөек Хач ману бәйрәме белән котлады һәм җыелучыларга изгеләндерелгән су бөркеде.
Изге суда коену максаты белән быел да авыл буасында махсус җиһазландырылган коену урынына халык шактый күп җыелган иде. Хач ману бәйрәме һәр елдагыча яхшы оештырылган иде.
Су коенырга килүчеләр гыйбадәт кылды. Бәйрәмгә килгән кешеләр бу йолада бик теләп катнашты, үзләре өчен изгеләндерелгән су да алды.
Су коенучыларны кайнар чәй, төрле тәм-том белән сыйладылар.
Беренче булып салкын суга керүчеләр:
“Безнең авылда Хач ману бәйрәме ел саен оешкан төстә билгеләп үтелә. Халкыбыз дини бәйрәмнәрне, милли йолаларны зурлап үткәрә, киләчәк буыннар да ата-бабалардан килгән йолаларны, гореф-гадәтләрне күреп үсә, үзләре дә бәйрәмнәрдә актив катнаша. Димәк, бездә буыннар бәйләнеше дәвам итә, – диде.
Ольга ханым:
– Һәр ел саен бәкегә чума идем. Былтыр коенып булмады, авырыдым. Кичерешләр әйтеп бетергесез, үземне яңадан туган кебек хис итәм. Әмма быел каты салкыннар урап үтте. Ә урамда җылы булганда суга чумарга кыенрак.
“Бу минем өчен беренче чуму. Җиңеләеп киттем, җан һәм тән тынычлыгы тоям. Моны үзеңдә сынап карарга кирәк”, – диештеләр беренче тапкыр чумучылар.
“Стажым булуга карамастан, башта бераз дулкынландым. Өч тапкыр чумганнан соң көчем артуын, тәнемдә җиңеллек сиздем. Иң мөһиме – рухи яктан әзер булырга кирә”, – диде Юлия ханым.
Олы күлдә уелган бәкенең изгеләштерелгән суында хәтсез кеше су коенып чыкты.
Бәйрәмне оештыручылар хәвефсезлек чараларын да искә алганнар: хач ману бәйрәме үткәрелгән урында полиция, гадәттән тыш хәлләр, ашыгыч медицина ярдәме хезмәтләре хезмәткәрләре кизүдә торды. “Иң төп кагыйдә – бәкегә исерткеч эчемлекләр кулланган килеш чумарга ярамый”, – диде алар.
Кайтканда рухани изгеләштергән чишмәгә дә туктап үттек. Монда да олы савытларга шифалы су алып калырга килүче бик күп райондашларны очрадык.
Бәхеткә, районда бәйрәм вакытында күңелсез хәлләр күзәтелмәде, чара оешкан төстә үтеп китте.