«Алтын шайба» турниры бозында Дуван, Кушнаренко, Уфа, Чакмагыш, Чишмә, Благовар, Бишбүләк районнарыннан һәм Благовещенск шәһәреннән иң көчле командалар очрашты. Һәр команда үз көчен, бердәмлеген һәм һөнәри осталыгын исбатлады.
Чараның ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Кушнаренко районы хакимияте башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Вадим Арсланов чыгыш ясады. Ул хоккейчыларга команда рухы, кызыклы һәм гадел көрәш теләде.
Традиция буенча турнир Русия Федерациясе һәм Башкортостан Республикасы гимннарын тыңлау белән башланды, бу чарага тантаналылык һәм патриотизм өстәде.
Ике көн дәвамында барган киеренке көрәштә районыбызның “Ястребы” командасы уенчылары (тренеры – Эльвир Фазылбәков) барлык командаларны да җиңеп, финалга чыкты.
Финалда алар Кушнаренко районының “Кристалл” командасыннан гына җиңелеп, көмеш медальләргә лаек булды.
Егетләрнең яхшы уен нәтиҗәсе – 8-10 ел дәвамында хоккей белән шөгыльләнү һәм тренерларының күпьеллык хезмәте казанышы. Аларның тырышлыгы, сабырлыгы һәм хоккейга тугрылыгы үз җимешләрен бирде.
“Ястребы” командасы уенчыларының каты көрәше, аларның җиңүгә омтылышы һәм, әлбәттә инде, хоккейчыларыбызның ата-аналары ярдәме уңышның төп факторлары булды. Әлеге ярышлар барлык катнашучыларның һәм тамашачыларның йөрәкләрендә онытылмас эз калдырды. Алар спортның уен гына түгел, ә чын көрәш булуын күрсәттеләр, анда һәр уенчы җиңү өчен бөтен көчен бирергә әзер икәнлеген исбатлады.
“Ястребы” командасын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!